Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Рәис абый Хәсәншинны юбилее белән котладылар

Шушы көннәрдә 90-яшьлеген якташыбыз, сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Рәис Рәүф улы Хәсәншин билгеләп үтә.

Юбиляр Үзбәк авылында туып үскән. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән.  Сугыш башланган елны кырда уңыш яхшы булды, авылдагы ирләр сугышка алынган иде, шуңа уңышны җыярга хатын-кызлар һәм  10-12 яшьлек балалар чыкты, дип искә ала Рәис абый. “Барлык уңышны да җыеп алып,  фронтка җибәрдек, ә үзебез ач калдык”, - дип сөйләде ул. 
 1953 елда шәһәрдә яши башлый, ПАТПга эшкә урнаша.  Шунда 40 ел эшләп пенсиягә чыга. Эшен яратып башкаруы турында сөйләде, әле соңгы елларда гына үзенең шәхси машинасында йөрми башлаган. 
Хатыны белән алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары, өч оныкчыклары бар. Рәис  абыйның олы апасы да исән-сау, тиздән 100 яшьлеген тутыра. Алар барысы да юбилярны котларга килгән иде. 
Юбилярны 4нче ТОС вәкилләре дә котлады. Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеранга озын гомер һәм сәламәтлек теләп, бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.    

текст һәм фото: Алсу Миңнебаева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев