Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Ситдика Газизовага 90 яшь

Юбилее уңаеннан Президентыбыз Владимир Путинның һәм муниципалитет исеменнән бүләк-теләкләр кабул итте. Тумышы белән Мөэмин-Каратайдан ул. Аңа бер яшь чагында гаиләләре авылларыннан ерак түгел Трактор поселогына күченеп китә. -Искиткеч матур табигате булган җирдә яшәдек. Ял йорты, балалар өчен лагерьга хәтле да бар иде, - дип туган авылын сагынып сөйләде. Яшүсмер вакыты...

Юбилее уңаеннан Президентыбыз Владимир Путинның һәм муниципалитет исеменнән бүләк-теләкләр кабул итте.
Тумышы белән Мөэмин-Каратайдан ул. Аңа бер яшь чагында гаиләләре авылларыннан ерак түгел Трактор поселогына күченеп китә.
-Искиткеч матур табигате булган җирдә яшәдек. Ял йорты, балалар өчен лагерьга хәтле да бар иде, - дип туган авылын сагынып сөйләде.
Яшүсмер вакыты сугыш елларына туры килгән юбилярга үз гомерендә авырлыкларны күп кичерергә туры килә. Тормыш юлы аның һәрвакыт хезмәт белән үрелеп бара. Унөч- үндерт яшеннән колхозда эшли, читтән тыш торып Бөгелмә училищесында курслар үтә һәм Федотовка, Мичурин авылларында математика укытучысы булып эшли.
1954 елда Лениногорскига күченеп килгәч, шәһәребезнең 32 нче училищесында китапханәче вазифасын башкара. Егерме биш ел китаплар арасында "кайнаган" Ситдика апа пенсиягә чыкканчы җиде ел УБРда пешекче булып та эшли әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев