Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида йөзенә елмаю кунган ханым яши

Аны районда, шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Бер генә мизгел дә тик тора белми, бар барлыгы белән башкаларны да яндырып яшәүче, мул итеп җан җылысы өләшүче затларның берсе ул - Люция ханым Ильина, шагыйрьләрчә әйтсәк, 70нче язын каршы алды. Люция җырлы-моңлы Сарман районы, Иске Теләнче авылында туып үсә. 11 яшенә кадәр...

Аны районда, шәһәрдә белмәгән кеше юктыр. Бер генә мизгел дә тик тора белми, бар барлыгы белән башкаларны да яндырып яшәүче, мул итеп җан җылысы өләшүче затларның берсе ул - Люция ханым Ильина, шагыйрьләрчә әйтсәк, 70нче язын каршы алды.


Люция җырлы-моңлы Сарман районы, Иске Теләнче авылында туып үсә. 11 яшенә кадәр туган авылы мәктәбендә белем ала. Аннары гаиләләре белән Яр Чаллы каласына күченәләр. Әнисе, апалары мөгаллимә булгангамы, әллә беренче укытучысы Суфия Гыйниятуллинаның көчле йогынтысы тәэсиреме - Люция II сыйныфта укыганда Суфия апасының уң кулына әйләнә. Мәдәният-сәнгатькә мөнәсәбәт бишектән төшүгә аны тулысынча биләп ала. Иске Теләнчедә торганда яшь җилкенчәк 2 яшьлек кызны, әти-әнисеннән рөхсәт алып, клубка алып китә. Сәхнә түренә бастырып биеткәч, аркасыннан кагып, рәхмәт әйтеп, өенә илтеп куялар. Клуб алар торган йорт янәшәсендә генә. Башлангыч сыйныфларда инде ул балкып килүче яшь йолдыз, әнисе әйтмешли, артистка. Талант кызга кашыклап түгел, чүмечләп бирелгән. Җырлаган, биегән, спектакльләрдә катнашкан, нәфис сүз, сәнгатьле уку бәйгеләрендә мактау кәгазьләренә ия булган. Спортка да Суфия апасы тарткан: мәдәният йортында яшь гимнастлар акробатик чыгыш ясаган, "пирамида" күрсәткәннәр. Люцияне сәләтле булуын күреп, "сөяксез кыз" дип йөрткәннәр. Педучилищеда укып, югары уку йортында рус теле һәм әдәбияты белгечлеген тәмамлагач та, укучыларына төрле милләт биюләрен өйрәткән.

Керәшеннәр гомер иткән Федотовка мәктәбенә очраклы рәвештә килеп эләгә. Ул вакыттагы директор Әсхәт Хөснетдинов белән мәгариф бүлегендә очрашалар. Җитәкче мәктәпне, коллективны мактый, яшь белгеч өчен шартлар тудырылуын әйтә. Шуннан Люция, җиң сызганып, мәктәптә эшли башлый. Комсомол секретарен яшь буын туган апасыдай якын күрәләр. Мәктәптә, авыл күләмендә нинди генә чаралар оештырылмасын, үзәктә, һичшиксез, баскан җирдән ут чыгара торган Люция тора. Укытучы һөнәренә иҗади якын килеп эшли. Китаплар иң якын дуслары була. "Әсбаплар, сүзлекләр, төрле энциклопедияләр белән танышу, куллану җанга рәхәтлек бирә иде", дип юкка гына искә алмый торгандыр рус теле укытучысы.

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев