Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан Рау гаиләсе Президентта кунакта булды

Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Әлеге тантаналы чарада безнең районнан  Рау Павел Рудольфович һәм Лилия Рөстәмовна катнашты.

Әлеге гаилә быел бергә торуларының 27 еллыгын билгеләп үтәчәк. Рау гаиләсе ике бала: ике ул Артур һәм Альбертны тәрбияләп үстергәннәр.

Павел Рудольфович – Лениногорск Үзәк район хастаханәсе хирургы.


«Гаилә — ул дәүләтнең нигезе, иң мөһиме шул. Бу көнне безнең һәркайсыгызга рәхмәт әйтү мөмкинлеге бар», — дип искәртте Миңнеханов тантанага килгән гаиләләрне сәламләп.

Тантаналы кабул итүдә республиканың барлык районнарыннан килгән 48 гаиләне хөрмәтләделәр. Аларның яртысына якыны — күп балалы гаиләләр. ТР Президенты указы белән дүрт күп балалы анага «Ана даны — Материнская слава» медале тапшырылды.
Казанда ел саен Республика көне алдыннан үткәрелә торган тантаналы кабул итү (быел ул ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланды) Татарстан Президенты белән бергәләп фотога төшү белән төгәлләнде.

 

Фото: https://president.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев