Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан Шәриповлар гаиләсе "Без - бергә" фестивалендә катнашта

Сәнгать белән кызыксынучы, үз итүче балаларга  сәләтен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карыйм, күрсәтәм дисәң дә  мөмкинлекләр җитәрлек. Ел әйләнәсендә район һәм республика күләмендә нинди генә бәйге-конкурслар оештырылмый, рәхәтләнеп катнаш кына. 

Шундый мөмкинлекне өченче ел рәттән узучы  “Без бергә” халык иҗаты республика сәнгать фестивале  бирә. Аның  муниципаль этабында шәһәр һәм районнан  8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр   126 укучы катнашты.  Ә Баулыда узган зональ турда бездән 68 бала  үз осталыкларын күрсәтә алды. 
-    Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, бу өлкәдә белемнәрен арттыру, - ди Балалар иҗат йортының оештыру бүлеге мөдире  Дания Галиева.
Фестивальнең номинацияләре дә күптөрле: вокал (соло), халык ансамбльләре, хореография, инструменталь ансамбль, сәнгатьле уку, иҗади гаилә һәм мода театры.  Җыр-биюләр дә, сәнгатьле сөйләм дә, кыскасы, һәр номинация халык авыз иҗаты белән бәйле булган. Мода театрында, мәсәлән, этнографик костюм тәкъдим итсәләр, биючеләр халык биюләрен әзерләгән. 
-    Фестивальгә без бөтен җиргә танылган “Энҗе бөртекләре” фольклор төркемен алып бардык. Балалар “Су буе” күренешен күрсәттеләр.  Айсылу Загретдинова җыр җырлады, ә Шәриповлар музыкаль гаилә  буларак чыгыш ясап,  жюри әгъзаларын   таң калдырды,   -  ди  “Айсылу ” театры җитәкчесе  Зөмәрә Шәрәпова.
 Шәриповлар гаиләсе ”Без бергә” фестиваленең муниципаль этабында беренче урын алганнар. Баулыда, зональ этапта да сынатмаганнар.  Бу күркәм гаиләнең чыгышын ошатканнар

  Әлеге музыкаль гаиләнең башлыгы Ленар Шәрипов машина йөртүче  булып эшли, хатыны Гүзәл Шәрипова һөнәре буенча шәфкать туташы. Уллары Рияз 11нче гимназиянең өченче сыйныфында белем ала. Кечкенә булса да, нәфис сүз остасы буларак, шактый танылып  өлгерде. Сәхнәгә чыгарга курыкмый,  шартлатып озын-озын текстларны сөйли, шигырьләрне дә сиптерә генә.
-    Гаилә буларак зур сәхнәләрдә катнашканыбыз  юк дисәм, бер тапкыр бөтен гаиләбез 16 нчы балалар бакчасында чыгыш ясаган идек. Ә менә “Без бергә”  фестивале, әлбәттә, бөтенләй башка. Шундый мәртәбәле чарада катнашу кызыклы да, үзенә күрә бер сынау да булды , - ди Гүзәл Шәрипова.  
Алар ире, улы, алты яшьлек кызлары Ралинә һәм ике туган сеңелесе Гөлгенә Әхмәтова белән бик матур итеп “Суда йөзә аласыңмы” халык татар җырын башкарганнар. Алай гына түгел,  татар халкының борынгыдан килгән тавышлы уен коралларын  да кулланган.  Рияз  баянда  да шәп уйный икән, үзен бу юлы  ул музыкант буларак күрсәткән.  Башкарган композияцияләре, чынлап та, бик җанлы һәм матур килеп чыккан. Бу унышлары белән алар  11 нче гимназиянең  музыка педагоглары Фәридә Әхмәтшина белән Рошания Хәсәншинага рәхмәтле. 

автор: Зилә Мөдәррисова

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев