Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига "аюлар килгән"

Шәһәргә «аюлар килгән». Алар Чайковский урамы, 20нче һәм 22нче йортлар арасында урнашкан. Куркуга төшмәгез: бу шәһәрне бизәү, ямьләү өчен ясалган топиарийлар гына. Топиарий, икенче төрле әйткәндә, декоратив агач. Энциклопедиядә топиар сүзе агач һәм куаклыкларны фигуралы итеп ясау дигәнне аңлата, аны икенче төрле "бәхет агачы" дип тә йөртәләр. Чайковский урамында урнашкан...

Шәһәргә «аюлар килгән». Алар Чайковский урамы, 20нче һәм 22нче йортлар арасында урнашкан. Куркуга төшмәгез: бу шәһәрне бизәү, ямьләү өчен ясалган топиарийлар гына.

Топиарий, икенче төрле әйткәндә, декоратив агач. Энциклопедиядә топиар сүзе агач һәм куаклыкларны фигуралы итеп ясау дигәнне аңлата, аны икенче төрле "бәхет агачы" дип тә йөртәләр. Чайковский урамында урнашкан өч аю фигурасы әлегә кара төстә генә булып, тиздән яшеллеккә күмелеп, тирә-якка ямь биреп торачак. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый төрдәге бизәү быел шәһәрдә беренче мәртәбә ясала. Әлеге эшкә "Жилищный сервис" җәмгыяте хезмәткәрләре алынган.

- Командировкаларга баргач, зур шәһәрләрдә топиарийларны күреп, кызыгып кайта идек, - дип сөйли җәмгыять хезмәткәре Наталья Симберева. - Бездә дә ясап карарга дигән тәкъдимне Олег Баштановка (авт. җәмгыять директоры) җиткердек, ул бик теләп риза булды. Интернеттан эскизлар эзләгәннән соң, "Мишки в лесу" дигән композицияне ошаттык һәм эшне башладык. Шәһәребезне тагын да матурайтасы, яңалык кертәсе килә бит, шул максат белән эшкә алындык, - ди ул.

"Жилсервис"ның эретеп ябыштыручылары металл каркасны аю формасында ясап ябыштырганнар. Монда, әлбәттә, оста куллы булу да таләп ителә. Аннан шул каркас эченә яхшылап кара туфрак тутырганнар, күләмле булып күренсен өчен бераз салам да кушканнар икән. Фигурага, иң кулае булыр дип, газон үләне чәчкәннәр. Анда үрмәләп үсә торган яисә бакча үләне культуралары утыртырга мөмкин. "Ике-өч атнадан соң шытып чыгарга тиешләр, менә үзебез дә көтәбез, күрәсе килә", - ди Наталья. Димәк, тиздән "аюлар", яшел төскә кереп, матурлык биреп торачак. Тагын бер серне ачтылар: хезмәткәрләр шул ук урамда "Лениногорск" дигән сүздәге хәрефләрне дә ясарга уйлап торалар икән, анысы чәчәкле булачак.

Розалия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев