Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига игелекле эшләр нияте белән студентлар десанты төште

Өлкәннәр көне уңаеннан Лениногорскига студентларның “Игелекле эшләр десанты” төште. Атна дәвамында алар район авылларында ялгыз яшәүче, яисә тәрбияләрендә инвалид кеше булган өлкәннәргә ярдәм иттеләр.

Десантчылар 1 нче октябрьдә килеп төште һәм  урнашып бетүгә җиң сызганып эшкә кереште. Башлап алар районның Тимәш авылына  бардылар.  Планнары андагы берничә ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешегә генә булышу түгел, мәктәп балалары белән дә күңелле һәм  иң мөһиме - файдалы чара үткәрү иде. 

 Зәй –Каратай авылына килгәч, алар башлап, гомере буе мәктәптә балаларга башлангыч белем биргән  Нәзирә Һидиятовага бакча эшләрендә булыштылар.  Бакча уңышы инде җыелган булса да, аны читартып  чүпләрен чыгару  өчен күп көч кирәк, студентлар минут эчендә эш киемнәре, перчаткалары киеп  эшкә кереште. 

Зәй –Каратайның тагын бер өлкән яшьтәге кешесе, элек авыл мәктәбенең директоры булган, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыткан Мингадый Хәйруллинга да  хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр.

“Игелекле эшләр десанты 1 нче октябрьдән 7 сенә кадәр район авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне сөендереп һәм бер үк вакытта гаҗәпләндереп йөрде.  Көн тәртибенә  кергән мәктәп балалары белән чаралар үткәрү планы  буенча, район авылларының башлангыч сыйныфларында  мавыктыргыч мәдәни-спорт  бәйгесе үткәрделәр. Лениногорскиның  Урман Асты(Подлесный)  авыл җирлеге мәктәбе балалары өчен дә көтелмәгәнчә күңелле бәйрәм булды.  Бәйге-викторинадан тыш, алар бергәләшеп флеш-моб  та  ясарга өлгерделәр. Ә өлкән сыйныфта укучылар һөнәр сайлауга кагылышлы чарада катнаша алды.  Һичшиксез, һөнәр сайлау өлкәсендә мәктәп укучыларына үзләреннән бик күпкә олы булмаган студентлар белән сөйләшү  җиңелерәк бирелде. Читенсенмичә үзләрен борчыган сорауларны биреп, иркенләп сөйләштеләр.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев