Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Елена Гыйльметдинова газетлардан матурлык тудыра (ФОТОлар)

Шәһәрдәшебез, күп бала анасы Елена  Гыйльметдинова газет битләрен кулланып, берсеннән-берсе матур савытлар үрә. Моның  белән ул 2015 елда кызыксына башлаган.

Декрет ялда утырганда, аңа  әнисе:
-    Кызым, әллә соң  берәр кул эше белән шөгыльләнеп карыйсыңмы? Әллә  нәрсә дә кирәкми,теләгең булса,  газет кулланып та әллә нинди могҗизалар ясап була, - дип тәкъдим итә.
Баштан ул моңа сәерсенеп карый һәм әлләни кызыксынмый да. Ә шулай да...  йоклый алмаган төннәрнең берсендә Интернет челтәреннән әнисе сөйләгән,  газет  битләреннән матурлык тудыру буенча мастер-класс эзләп таба. Шул көннән башлап, бүгенгәчә бу үзенчәлекле кул эшләрен яратып башкара.  Бу хакта сөйлгәндә аның күзләре янып-балкып  торды.
-    Беренче савыт ясарга алындым. Ул  шундый ямьсез һәм кәкре килеп чыкты, - диде,  ручка-карандашлар тутырган ваза сыманына  күрсәтеп.
Хәзерге эшләре, әлбәттә,  беренчесеннән нык  аерыла: шомарган, төрлелек тә арткан. Ниләр генә юк: төрле зурлыктагы кәрзинкәләр, яшелчәләр өчен савыт, фотосурәт өчен рамка, капкачлы савыт, уенчыклар.
-    Һәр эшкә үз-үземә ышанып,  мин аны   булдырам дип алынам, - ди Елена Гыйльметдинова. - Дөрес, тиз генә  килеп чыкмады, таңга хәтле утырган вакытларым да булды. Барып чыкмагач,  кызыксынуым тагын да  артты һәм үҗәтләнеп икенчесенә, аннан өченчесенә алындым. Әгәр дә максат куйганмын икән, мин аларга ирешергә тиеш. Холкым шундый,  - ди язмам герое. 
   Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп, бар көчен биреп эшләү гадәте  аңа кечкенәдән сеңгән. Мәктәптә укыганда кул эшләре белән әллә ни шөгыльләнмәсә дә, менә чәчәкләр үстерү түгәрәгенә бик яртатып йөргән ул.
-    Кул эшләре – үзенә күрә тынычландыргыч  чара.  Нәрсәдер иҗат итеп күңелгә рәхәтлек, ләззәт табам. Аеруча да бу шөгыльне депрессиягә тиз бирелүчеләргә тәкъдим итәр идем, - ди Елена. 
  Ул моны үз мисалыннан  чыгып әйтә. Җәй көнне юл һәләкәтенә эләккәч, үзен күңел төшенкелеге  һәм начар уйлардан  кул эшләре коткарды, дип саный.
-    Әле миңа утырырга да ярамый иде,  хастахнәдә караватта яткан килеш газеттан кәрзиннәр үрдем. Миңа палаталардан кочак-кочак газетлар ташыйлар иде, - ди  авыр вакытларын искә алып.
   Газет кулланып ясалган кул эшләре карап торышка җиңел  кебек тоелса да, аны башкарып чыгу зур түземлек  һәм осталык сорый. Эш процессы белән якыннан таныша балгач, никадәр катлаулы икәнен аңлыйсың. Иң элек  газетлардан тасмалар ясый һәм аларны  бәйли торган энә ярдәмендә трубкалар ясап, очларын клей белән ябыштыра. Ул трубкаларны буярга да мөмкин, буямаска да. Әгәр дә буярга кирәк икән, үзеңә кирәкле төсне сайлап алып, аны  ПВХ- клей белән кушып сөртәсең һәм  бер тәүлеккә киптерергә куясың. Буяу өчен азык-төлек буявы да кулланырга мөмкин. Соңыннан саламны хәтерләткән трубочкалардан кәрзин һәм башка әйберләр үрергә мөмкин. Аны  яхшырак саклансын өчен  лак, яки морилка сөртергә дә  була, дип аңлатты Елена.
Мондый кулдан эшләнгән әйберләрне гөл чүлмәкләре итеп кулланырга, әйберләр куяр өчен җайлы тартма итәргә дә була. Үзе матур, үзе җайлы.
Өч ел өчендә Елена газет кулланып илледән артык кул эшләре башкарган. Әле әнисе Людмила белән икәүләшеп песи өчен зур йорт  үреп, аны  хәтта сатканнар да.
Еленаны үз микрорайоннарында белмәгән кеше юктыр. Ул  һәрвакыт уяу, ярдәмчел. Һәр ел  саен Ишегалды бәйрәмнәрендә дә теләп  катнаша. Быел да бәйрәмгә  килгән  халыкка үзенең кул эшләреннән күргәзмә оештырган иде. Активлыгы өчен  район  башлыгының  Рәхмәт хатына лаек булды.
Өч кызга яраткан әни дә бит әле ул. Иң өлкәне- Ксения, аңа  – 15 яшь. Ул тугызынчы сыйныфта укый.
Ә Самира белән Рамина әле кечкенәләр, балалар бакчасына гына йөриләр.  Елена барысын да булдыра: машина да йөртә, эштә дә тырыш һәм өлгер. Шәһәребезнең “Торос - молоко” җәмгыятендә юрист вазифасын башкара. 

Текс һәм фото: Зилә  Мөдәррисова

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев