Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы интернетта акча эшләргә уйлый, тик мошенниклар корбаны була

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә чираттагы мошенник корбаны мөрәҗәгать итте. 62 яшьлек лениногорскилы ханым интернет алдакчылары ятьмәсенә эләккән.


Тикшерү версиясе буенча, ханым интернет челтәрендә өстәмә эш тәкъдим итүче сайтны күргән. Кызыксынып китеп, шул сайтта үзенең шәхси мәгълүматларын язып, теркәлгән. Шуннан соң таныш булмаган номердан бер хатын-кыз шалтыратып, аңа акча күчерергә тәкъдим итә, янәсе ул сумма аңарга  артып кире кайтачак. Шулай ук телефонга кушымта да урнаштырырга кирәк икәнен әйтә.

Алдакчының шома теленә ышанган ханым күрсәтелгән счетка 19 мең сумнан артык акча күчерә, ә менә кушымтаны урнаштыра алмый. Ярый әле урнаштыра алмый, чөнки нәкъ менә шул кушымта аның смартфоны белән “идарә итәчәк” иде, мошенникларга тагын да уңайлы булачак иде. Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә.

Чит кешеләргә акча күчерергә ашыкмагыз, алар сезне зур суммалар белән кызыктырырга мөмкин. Гражданнар ниндидер инвестиция фондларына акча кертеп, барлык акчаларыннан колак кагалар. Сак булыгыз.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев