Лениногорскилы урлауга барган өчен махсус режимлы төзәтү колониясенә җибәрелде
Хокук таләпләрен санга сукмаган һәм моның өчен инде күп тапкырлар срок алган лениногорскилы махсус режимлы төзәтү колониясенә җибәрелде.
Суд материалларыннан күренгәнчә, агымдагы елның 9 нчы апрель төнендә К. исерек хәлдә шәһәрнең Добролюбов урамындагы йортларның берсенең подъездына керә. Беренче катта ук аның күзе бер фатирның ябылып бетми калган ишегенә төшә. Үзен беркем дә карап тормавынан файдаланып, ул фатирга үтеп керә.
Аннан ике кәрәзле телефон, фатир һәм домофон ачкычлары, бизәнү әйберләре урлап чыга. Җинаять урыныннан тиз генә качып китәргә чамалаган К. ның эзенә зыян күрүчеләр үзләре үк төшә. Зыян күрүчеләр телефоннары юк булуын сизгәч, ишектән чыгып, карыйлар Подъезддан чыгып китәргә өлгермәгән таныш булмаган ир кешенең карак булуын аңлап алып, аңардан әйберләрне кайтарып бирүен таләп итәләр.
Нәкъ шул вакытта К. ның кесәсеннән урланган телефоннар да төшеп китә. Әмма зыян күрүчеләр каракны тотып кала алмый, К. алар кулыннан ычкынып, чыгып йөгерә. Билгеле, алдагы хөкем карары буенча җәзасы да үтәлеп бетмәгән җинаятьче, полиция хезмәткәрләренең даими күз карашы астында тора. Шуңа күрә каракның шәхесен ачыклау озак вакыт сорамый.
Суд утырышында гаепләнүче үзенең гаебен өлешчә генә таный. Зыян күрүчеләрдән гафу үтенеп, кылган эшенә үкенечен белдерә. Әмма зыян күрүчеләр, каракка катгый җәза бирүне аерым басым ясап сорыйлар.
Лениногорск суды К. га 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Моңа кадәр кабул ителгән хөкем карарының да үтәлеп бетмәвен исәпкә алып, гаепләнүчене 3 ел да 4 айга махсус режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте. Ул суд залында сак астына алынды.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм шикаять белделергә мөмкин.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев