Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Германиядән кайткач, анда күргәннәрен сөйли (фотолар)

Район аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Глухова шушы көннәрдә Германиянең Мюнхен шәһәреннән стажировкадан кайтты. Аның хис-кичерешләре шулкадәр күп, ул һаман да күңеле белән анда диярсең. - Мине Германиядә иң шаккатырганы - чисталык булды. Тузан да очмый бит, хәтта автобус яисә электричкага кергән кеше, утырырга урын булмаса, идәнгә утыра һәм бер...

Район аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Глухова шушы көннәрдә Германиянең Мюнхен шәһәреннән стажировкадан кайтты. Аның хис-кичерешләре шулкадәр күп, ул һаман да күңеле белән анда диярсең.
- Мине Германиядә иң шаккатырганы - чисталык булды. Тузан да очмый бит, хәтта автобус яисә электричкага кергән кеше, утырырга урын булмаса, идәнгә утыра һәм бер җире дә пычранмый. Урамда да чисталык. Күп кеше велосипедка утырып йөри, алар өчен махсус юл ясалган, җәяүле аннан бара икән, аны штраф көтә, аларның үз юлы бар. Ә менә агачлардан коелган яфракларны җыештырмыйлар, табигый күренеш бит, диләр.
-Безне - республика районнарының аграр яшьләр берләшмәсе активистларын - барлыгы ун кешене русча сөйләүче яшьләр союзы вәкилләре каршы алып, бер атна буе төрле җирләргә алып барып, таныштырып йөрделәр. Мюнхенда бездәге кебек Яшьләр эшләре министрлыгы да, идарәләр дә юк, анда иҗтимагый оешмалар дип йөртелә, андыйлар күп, оешмага керү өчен взнос түлиләр икән.
Терлекчелек комплексында йөргәндә, шулай ук чисталык күзгә ташлана. Сыерлар зур, көр, үзләре җирән-аклы төстә. Малларның ашау урыннары аерым, яту урыны аерым җирдә. Сырларны робот сава. Җиленендә сөт тулгач, ул махсус урынга кереп баса, компьютер экранында авырлыгы, күпме ашавы турында мәгълүмат чыга. Робот кулы белән башта лазер уты ярдәмендә җиленгә турылый, аннары юа, соңыннан аппаратны куеп саудырта. Эш беткәч, ул сыер чыгып китә, аның урынына икенчесе кереп баса, калганнары чиратта тора. Сыерлар барысын да аңлап үзләре эшли, өйрәнгәннәр.
Авыл кешесенең тормышын күрсәттеләр. Анда авыллар үзенчәлекле, өйләрнең стиле бер төсле: тышы ак, тәрәзәләр көрән төстә. Альп авылында сыр ясау мини заводына алып керделәр. Сөттән ничек итеп тәмле сыр барлыкка килгәнен күреп, авыз иттек. Гомумән, стажировка искиткеч яхшы булды, Мюнхенга сокланып, гаҗәпләнеп, безгә дә кайбер нәрсәләрне болардан өйрәнергә, кулланып карарга була дип кайттык. Тәҗрибә уртаклашу вакытында без дә Татарстанда аграр яшьләр турында, авыллар турында сөйләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев