Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Гөлҗиһан әби Заһидуллинага 90 яшь тулды

Юбилее уңаеннан чираттагы котлауларны шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Гөлҗиһан Заһидулла кызы Заһидуллина кабул итте. Аңа Ил башлыгы Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. 90 яшен тутыручы Гөлҗиһан әби тумышы белән Мөслим районыннан. Ямьле яз аенда, гаиләдә өченче бала булып туа. Әтисе Заһидулла абый сугышка киткән җиреннән кире кайтмый. Лениногорскига Гөлҗиһан апа тормыш...

Юбилее уңаеннан чираттагы котлауларны шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Гөлҗиһан Заһидулла кызы Заһидуллина кабул итте. Аңа Ил башлыгы Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.
90 яшен тутыручы Гөлҗиһан әби тумышы белән Мөслим районыннан. Ямьле яз аенда, гаиләдә өченче бала булып туа. Әтисе Заһидулла абый сугышка киткән җиреннән кире кайтмый.
Лениногорскига Гөлҗиһан апа тормыш иптәше Рәис абый белән 1952 елда күченеп киләләр. Аның белән 60 ел бергә матур гомер итәләр, ике ул һәм бер кыз үстерәләр.
Гөлҗиһан апа күп еллар, пенсиягә кадәр "Лениногорскнефть" идарәсәнең коммуналь -торак цехында штукатурчы-буячы булып эшли.
Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга элекке эш урыныннан да килгәннәр. "Лениногорскнефть" идарәсенең ветеран советы рәисе Миншакир Нуриев, ЖКЦ ветераннар рәисе Любовь Кожемякина ветеранга иң җылы һәм якты теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Хәер, киң күңелле һәм кунакчыл Гөлҗиһан ападан кунаклар өзелмәде: кызы, оныгы һәм күршеләре бу көнне янәшәсендә булып: "Әни, әби", - дип кадерләп кенә торды.
Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев