Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Тәслимә әби Газизуллина олы юбилее уңаеннан Президенттан котлау хаты алды (фотолар)

Шәһәрдәшебез - тыл хезмәтчәне, ветеран-укытучы Тәслимә Газизулла кызы Газизуллина олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрациядән бүләк тапшырдылар. Тимәш авылында узган гасыр башында ук дөньяга килгән кыз ишле гаиләдә үсә. Ул чор балаларыннан аның язмышы да берни белән дә аерылып тормый....

Шәһәрдәшебез - тыл хезмәтчәне, ветеран-укытучы Тәслимә Газизулла кызы Газизуллина олы юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан, аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм җирле администрациядән бүләк тапшырдылар.

Тимәш авылында узган гасыр башында ук дөньяга килгән кыз ишле гаиләдә үсә. Ул чор балаларыннан аның язмышы да берни белән дә аерылып тормый. Шул ук ачлы-туклы, авыр хезмәт белән үрелгән балачак. Газап-михнәтне шактый күрергә туры килә аңа. Тормыш авырлыкларына, төрле сынауларга бирешмичә күңел көрлеген, яшәү рухын саклап калуы - бүген дә күпләргә үрнәк булырлык.

Балачактан ук бик тәвәккәл була: алты яшендә үз теләге белән бертуган апаларына ияреп мәктәпкә укырга бара. Беренче укытучысы кызның белемгә үҗәтлеген күреп, сыйныфында балалар күп булуга да карамастан, аны кире бормый. Укырга теләге һәм белемен дәвам итү омтылышы шулхәтле көчле була, урта мәктәпне тәмамлагач та, Бөгелмә педучилищесына укырга керә. Соңыннан (1947-1953 елларда) читтән торып Казан педагогия институтын да тәмамлый.

- Ул елларны җан һәм тән сызлавыннан башка искә төшереп тә булмый. Ачлык, юклыкны сөйләп тә бетерә торган түгел. Ул күрше шәһәргә укырга җәяү йөрүләре үзе бер газап. Берәр арбалы кеше очрап утыртса, бездән дә бәхетле кеше булмагандыр, - дип әле дә искә ала юбиляр.

Озын гомерле якташыбыз, шөкер, үзен яхшы хис итә, зиһене дә әйбәт, иркенләп сөйләшеп утырды. Туган көненең 95 кышына керсә дә, тормышка зарланмый- уфтанмый. Омтылучан, якты карашлы Тәслимә әбинең тормыш девизы да: "Төшенкелеккә бирешмәскә, куйган максатларга ирешергә тырышырга кирәк". Үзенең озак яшәвенең сере тормышны, кешеләрне яратуда һәм аларга хөрмәт белән карауда, дип саный. Әйе шул, ул кешеләрне, балаларны яратмаса кырык елга якын гомерен изге һөнәр -укытучылыкка багышламас иде.

Әлеге күркәм юбилеена ялгызы килеп җитсә дә, кайгыртучан кызлары- Фәридә һәм Фиалка, онык-оныкчыклары янәшәсендә үзен бик бәхетле тоя ул.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев