Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар өчен : уңга ярый, сулга юк

Быел җәй шәһәребез юлларында бик күп үзгәрешләр булды. Төзекләндерү белән бергә, яңа юл билгеләре барлыкка килде, алар буенча шәһәрлеләрдә шактый гына сораулар да туды. Без аларның кайберләрен ЮХИДИ идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы Роберт Сираҗетдиновка бирдек. - Роберт Миңнегалиевич, Чайковский урамындагы яңа юл йөрү кагыйдәләренә аңлатма бирсәгез иде. Кайсы урамнарга сулга...

Быел җәй шәһәребез юлларында бик күп үзгәрешләр булды. Төзекләндерү белән бергә, яңа юл билгеләре барлыкка килде, алар буенча шәһәрлеләрдә шактый гына сораулар да туды. Без аларның кайберләрен ЮХИДИ идарәсенең Лениногорск бүлеге начальнигы Роберт Сираҗетдиновка бирдек.
- Роберт Миңнегалиевич, Чайковский урамындагы яңа юл йөрү кагыйдәләренә аңлатма бирсәгез иде. Кайсы урамнарга сулга борылырга ярый, кайсына юк?
- Чайковский урамыннан барганда, Белинский урамыннан Вахитов урамынача арада турыга барырга, яисә уңга борылырга гына ярый. Бу җирдә сулга борылу тыела. Башка урамнардан Чайковскийның шул өлешенә чыкканда, уңга таба гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Чайковский урамының башка участокларында юл хәрәкәтендә үзгәрешләр юк.
- Бу урында тиешле таләпләр үтәлмәгәндә нинди җәза каралган?
- Юл йөрү кагыйдәләренең 12.15 маддәсе 3нче кисәге буенча, 1 мең 500 сум күләмендә штраф салыначак.
- Тукай-Шашин, Моряков-Ленинградская урамнары чатына светофорлар куелды, тик эшләмиләр.
- Алар быелның 1 октябренәчә эшләп китәрләр, дип планлаштырыла.
- 1 июльдән катгыйланган юл йөрү кагыйдәләре исерек килеш руль артына утыручылар санын киметмәдеме?
- Әйе, кагыйдәләр катгыйланды. Әгәр кеше исерек килеш руль артында икенче тапкыр эләксә, штраф салу белән генә чикләнмичә, аны җинаять җаваплылыгына тарту да каралган, ул ике елга чаклы ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Аның тәэсире юк түгел, әлбәттә. Мәсәлән, яңа кагыйдәләр үз көченә кергән вакыттан алып, безнең район һәм шәһәрдә исерек килеш руль артында тоткарланучылар 5,7 процентка кимеде. Киләчәктә бу сан кимүен дәвам итәр, дип өметләнәм.
- ОСАГО полисларының ялганмы-юкмы икәнен безнең ГАИ инспекторлары да тикшерә аламы?
- Әйе, тик әлегә бездә андый фактлар ачыкланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: правила дорожного движения