Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, чын атланмай сайларга өйрәтәбез

Без - кулланучыларга аларның нинди төрләре тәкъдим ителә? Сыйфатлары ничек, курыкмыйча ашарга буламы? Шулай ук намуслы җитештерүчене билгеләү максатыннан республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе атланмайга дегустация үткәргән. Аның нәтиҗәләрен безгә - редакциягә дә юлладылар. Сез дә танышыгыз. Дегустациягә әзерләнү барышында Самара, Ульяновск, Воронеж, Волгоград, Брянск, Свердловск һәм башка өлкәләрдә, шулай Удмуртия,...

Без - кулланучыларга аларның нинди төрләре тәкъдим ителә? Сыйфатлары ничек, курыкмыйча ашарга буламы? Шулай ук намуслы җитештерүчене билгеләү максатыннан республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе атланмайга дегустация үткәргән. Аның нәтиҗәләрен безгә - редакциягә дә юлладылар. Сез дә танышыгыз.
Дегустациягә әзерләнү барышында Самара, Ульяновск, Воронеж, Волгоград, Брянск, Свердловск һәм башка өлкәләрдә, шулай Удмуртия, Чувашия һәм, әлбәттә, Татарстанда җитештерелгән 35 исемдәге ак май сайлап алынган. Бөтен төрләре дә лаборатор тикшерү узганнан соң 15ендә микробиологик күрсәткечләр буенча тайпылышлар барлыгы ачыкланган, шуңа да алар дегустациягә кертелмәгән.
Эксперт комиссиясендә республиканың сөт тармагы белгечләре катнашкан.
Чын атланмай нинди була соң? Аңарда пастеризацияләнгән сөт тәме ачык сизелеп торырга, берниди ят тәм һәм ис булмаска, бер төсле, тыгыз, сыгылмалы катылыкта, кискәч ялтырап торган, карап торышка коры булырга тиеш.
Дегустациягә узган майларның бөтенесе дә диярлек әлеге таләпләргә туры килгән. Шулай да араларында иң күп балл җыеп, беренче бишлеккә керүчеләр ачыкланган. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының 72,5 процент майлылыгы булган "Очень важная корова" атланмае җиңүче исемен яулаган. Самара өлкәсенең 82,5 процент майлылыктагы "Милье" мае - икенче, Воронежның 72,5 процент майлылыктагы "Сметанин" сәүдә йортының "Крестьянское" мае өченче урынны алган. Алабуганың "Вкусняев" сәүдә маркасының һәм Казанның "Просто молоко" майлары дүртенче, бишенче урыннарны бүлешкән.
Без - лениногорскилыларга майларның кайда җитештерелгәннәрен тәкъдим итәләр соң, сайлап алу мөмкинлеге бармы? Шул максаттан шәһәрдәге иң эре сәүдә йортларында - "Магнит", "Пятерочка", "Эссен" һәм "Шифа"да булдым. Нәрсә - нәрсә, ә менә ак майның җаныңа ошаганын, акча янчыгына туры килгәнен сайлап алып була икән. Һәрберсендә пачкалы майның 10-12ләп төрен санадым. Бөтенесе дә 180 граммлы икән. Күбесе фольгалы кәгазьгә төрелгән. Воронеж, Яшел Үзән, Самара, Алабуга, Казанныкыннан тыш, барлык сәүдә йортларында да үзебездә җитештерелгән пластмасс савыттагы десерт атланмае бар.
ГОСТ билгесе торганнарында составында бер - пастеризацияләнгән сөт кенә күрсәтелгән. Алар 70 сумнан 95 сумга кадәр. Ә менә бәясе 50 сумнан да арзанрак булган, үсемлек-сөт өсле май, яки спред дип язганнарының составы бик чуар. Пальма мае да, сөтне алыштыргычлар, консервантлар, тагын әллә нинди кушылмалар бар.
Сәүдә йортларының берсендә тышкы ягында эре хәрефләр белән "Халяль" дип язылган майга да тап булдым. Җитештерүчесе - Самара дип язылган. Әмма составындагы үсемлек мае, коры сөт һәм "Е"ларның хәләл булуы гына бик шикле.
Нинди икәнен белеп ашыйк.
Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев