Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, сезнең күңелне кузгату авырмы? (тест)

1. Чит кешеләрнең киңәшләренә еш колак саласызмы? A. Бик сирәк. Б. Колаксалырга тырышам, кеше начарны киңәш итмәс. B. Минем өчен кадерле булган кешенең генә киңәшен тыңлыйм. 2. Сезгә начар төш керде, ди. Сез аңа игътибар итәчәксезме? A. Юк, төш өчен борчылып утыра торганнардан түгелмен. Б. Әйе, андый нәрсәләргә ышанам. B....

1. Чит кешеләрнең киңәшләренә еш колак саласызмы?

A. Бик сирәк.

Б. Колаксалырга тырышам, кеше начарны киңәш итмәс.

B. Минем өчен кадерле булган кешенең генә киңәшен тыңлыйм.

2. Сезгә начар төш керде, ди. Сез аңа игътибар итәчәксезме?

A. Юк, төш өчен борчылып утыра торганнардан түгелмен.

Б. Әйе, андый нәрсәләргә ышанам.

B. Бик коточкыч төш керсә генә куркам.

3. Теге яки бу карарны ничек кабул итәсез?

A. Мөстәкыйль рәвештә, бөтен уңай һәм тискәре якларны үлчәүгә салам.

Б. Якыннарым белән киңәшәм.

B. Белгечләр фикере белән кызыксынам.

4. Хезмәттәшегез бүген кәефсез килгән. Сезнең башка килгән иң беренче уй:

A. Аның шәхси тормышында нидер булган, ахры.

Б. Мин үпкәләткәнмен, ахры.

B. Нигә уйлап торырга? Хәзер үзеннән сорыйм!

5. Йолдызнамә, багучыларга ничек карыйсыз?

A. Тискәре.

Б. Аларныңкөче бар.

B. Өлешчә генә. Кайбер фикерләргә генә ышанырга тырышам.

6. Табиб сезгә сәламәтлегегез турында бик яхшы булмаган хәбәр җиткерде, ди. Сез нишлисез?

A. Башка табибка барып, дөреслеген тикшерәм.

Б. Нишлисең, димәк, шулай язган.

B. Ахыргача бар да яхшы булачак дип ышанам.

НӘТИҖӘ:

А җаваплары күбрәк. Сез

бик бәхетле! Ник дигәндә, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга эчегез пошмый. Үз карарыгызда нык торасыз. Хис-тойгыларны читкә куеп, акыл белән эш итәргә яратасыз.

Б җаваплары күбрәк. Нинди дә булса адымга барыр алдыннан, иң элек әйләнә-тирәдәгеләрнең моны ничек кабул итүен күзәтәчәксез. Сез карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә белмисез. Моның өчен башка берәүнең киңәш биреп торуы кирәк. Җаваплылык-ны үз өстегезгә алырга өйрәнегез.

В җаваплары күбрәк. Сезнең күңелне кузгату җиңел дип әйтеп булмый. Шулай да кайчак начар ниятле кешеләрнең йогынтысына биреләсез. Андый күңелсез хәлләргә тарымас өчен, ишеткән һәр сүзгә ышанмаска тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев