Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга грипптан прививка ясатырга кирәк

Шәһәр һәм районда грипп авыруына каршы профилактика эшләре быел сентябрь аенда ук башланган. Санитария-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр. - Әлегә районда хәл уртача, тик һәр очракка да әзер булып тору кирәк, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк. - Шәһәр һәм районда бүгенгесе...

Шәһәр һәм районда грипп авыруына каршы профилактика эшләре быел сентябрь аенда ук башланган. Санитария-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында шул хакта сөйләштеләр.
- Әлегә районда хәл уртача, тик һәр очракка да әзер булып тору кирәк, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк.
- Шәһәр һәм районда бүгенгесе көндә грипп авыруы әлегә теркәлмәгән, - дип хәбәр итте үзенең чыгышында Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск территориаль бүлеге белгеч-эксперты Фәния Миңнебаева.
Әмма кискен респиратор вирус инфекциясе сезоны башланды һәм ул һәрдаим теркәлеп тора. Грипп авыруына каршы профилактика эшләре сентябрь аеннан бирле алып барыла. Быел милли проект кысаларында, әлеге авыруга каршы 22 мең 450 кешегә вакцина ясарга планлаштыралар. Моңа өстәп, милли проекттан тыш, әлеге вакцина яңадан 5 мең 400 кешегә ясалачак.
Үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиологик сораулар буенча урынбасары Резидә Журавлева әйтеп узганча, барлыгы 10 мең 500 кешегә прививка ясалган, бу 60 процент дигән сүз. Әлеге юнәлештә профилактика эшләре бүген дә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Грипп