Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар: балалар өчен акчаларыгызны алырга ашыгыгыз

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә акчалата түләү алырга гариза язу өчен айдан артык вакыт калып бара.

Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар. Бу хакта Татарстан Пенсия фондының Лениногорск бүлекчәсе хәбәр итә.

Пенсия фонды 3 яшькә кадәрге балаларга бишәр мең сум акчаны апрель аеннан башлап түләде, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум акча бирелә.

Болардан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә 16 яше тулмаган балаларның әти-әниләренә, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә һәр балага 10 мең сум күләмендә өстәмә акчалата ярдәм күрсәтелде. Әлеге түләүнең үзенчәлеге – бу акча автомат рәвештә, айлык яисә бер тапкыр бирелә торган түләүгә кабул ителгән мөрәҗәгать мәгълүматларына таянып бирелде.

Тулырак мәгълүмат алу яисә кабул ителүгә алдан язылып кую өчен 5-05-45 телефоны буенча Лениногорск бүлекчәсе контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Исегезгә төшерәбез! Гариза тутыру өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:

-мөрәҗәгать итүченең паспорты;

-акчалата түләү алу хокукы булган һәр баланың туу турында таныклыгы;

-мөрәҗәгать итүченең банк реквизитлары (акчаны Россия Почтасы бүлекчәләре аша түләү законда каралмаган);

-баланың опекага алынуын раслаучы документ (опекуннар өчен). Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яше тулмаган һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга акчалата түләүләр тәртибен аңлатучы мәгълүматлар урнаштырылган.


Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев