Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар игътибарына: инвалидларга түләүләр гаризасыз билгеләнә башлады

Татарстан Республикасында инвалидларга түләүләр актив режимда билгеләнә башлады. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Айлык акчалата түләүне (ЕДВ) рәсмиләштерү өчен бу категория гражданнар гариза бирергә тиеш түгел. Хәзер рәсмиләштерү белән Россия Пенсия фондының территориаль органнары шөгыльләнә.

«Түләү Федераль инвалидлар реестры мәгълүматлары буенча Пенсия фонды тарафыннан рәсмиләштерелә», - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Айлык акчалата түләү кеше инвалид яки инвалид бала дип танылган вакыттан билгеләнә. Ул реестрга инвалидлык турында мәгълүматлар килеп ирешкәннән соң 10 көн эчендә билгеләнә.

Әлеге кешегә бердәм дәүләт хезмәтләре порталында, электрон почта яки СМС аша айлык акчалата түләү билгеләнү турында хәбәр итәчәкләр.

Хәзерге вакытта инвалидлык билгеләү процедурасы читтән торып башкарыла. Моңа медицина оешмалары биргән документлар нигез булып тора. Әлеге тәртипне кертү коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр белән бәйле.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X