Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, Җир сәгатенә кушылыйк

30 мартта 20.30да бөтен дөнья “Җир сәгате” акциясенә кушылачак.

Бу көнне табигатьне саклауга битараф булмаган һәр кеше бер сәгатькә утны сүндерәчәк. Әлеге иң глобаль экологик акция 13нче тапкыр узачак. Аның төп максаты – табигатькә һәм планета байлыкларына җаваплы карау, экология проблемасына халыкны җәлеп итү. Син дә моңа үз өлешеңне кертә аласың!

Әлбәттә, бу акциягә кушылу һәркемнең үз теләге буенча башкарыла. Әлеге адымга барып, син планетаның киләчәгенә битараф түгелсең дигән сүз. Кешеләрнең өйләрендәге утлар белән бергә дөньяда танылган биналарның, истәлекле урыннарның яктырткычлары да сүнеп торачак. Чынлыкта, бу – символик характердагы акция һәм ул энергияне янга калдыру максатыннан эшләнелми.

“Җир сәгате” (“Час земли”) дөньяда беренче тапкыр – 2007 елда, Россиядә 2009 елда уза.

Чыганак: http://yalkyn.com/tejribe/34671/

 pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев