Заман сулышы

Лениногорскилылар лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирергә килә (Фотолар)

Бүген Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көне

 

Лениногорскидагы 1807нче сайлау участогы ачылганчы ук берничә кеше килде дә инде.

Алар арасында Гүзәл һәм Илшат   Вәлиулловлар гаиләсе дә бар. Илшат әфәнде әйтүенчә, сайлауларны калдырганнары юк.
-    Илебез тыныч булсын, бай, матур яшәсен өчен сайлауларга килдек. Сайлауларны калдырганыбыз юк, һәркемнең гражданлык бурычы ул. Бүген үк сайлауга килергә булдык, алдагы ике көнне гаиләгә, өйдәге эшләргә багышларга дип калдырдык, - ди Илшат Вәлиуллов.

Сайлау участогына халык актив килә. Барлык куркынычсызлык таләпләр үтәлә.

Участоклар иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр ачык булачак. 18, 19 сентябрьдә дә шул вакытта сайларга мөмкин.

Розалия Мостафина фотолары

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: