Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар мобиль кабул итү пунктына мөрәҗәгать итте

Әгәр шәһәребезнең урамнарында куе зәңгәр төстәге микроавтобус белән  агитаторлар күрсәгез,белегез, бу мобиль җәмәгать кабул итү пункты. Алты автобус республика буенча һәркайсы үз зонасы буенча йөри.

Татарстанның һәр районында яшәүче кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне хәл итә алалар.


Шундый автобус узган атнада үзәк мәйданда һәм “Полет” кафесы янына килеп туктады. Бу мобиль җәмәгать кабул итү пункты ул көнне Зәй -Каратай кешеләрен дә  кабул итте.


Һәр кеше бланк алып, үзе турында мәгълүматны язып, үзен борчыган проблеманы яза алды. Барлык гозерләрен алар мобиль пункт вәкилләренә язып калдырды. Бу мәгълүмат электрон базага туплана һәм тиешле оешмаларга җиткерелә. Кайнар линиягә дә шалтыратып үз соравыңны әйтеп  була.

Шәһәрлеләрне урамнарны, балалар паркларын төзекләндерү мәсьәләсе  борчый. Шулай ук Инвалидлар җәмгыяте эшенең торышына да игътибар бирелүне сорыйлар.

Авыл  кешеләре җир участокларын рәсмиләштерү турында ярдәм   сорыйлар һәм авыл урамнарын яктырту мәсьәләсе турында язалар. 

 

Ирина Биктимирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев