Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар пенсиягә кагылышлы сораулар бирә (белгеч җаваплары)

Пенсиягә кагылышлы сорауларга Лениногорск Пенсия фонды җавап бирә. Менә сорауларның кайберләре.

Нишләп авыл стажы өчен түләнми?

-    Минем әтием – авыл пенсионеры. Гомер буе колхозда эшләде. Тик нигәдер авылдагы стаж өчен бирелә торган өстәмә түләүне алмады. Аңлатыгыз әле бу турыда? (Гөлназ Гарипова, Лениногорск)
-    Авыл хуҗалыгында эшләп, авылда яшәгән һәм 30 еллык эш стажы булган пенсионерларның 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләре артты. Акчага әйләндергәндә, ул – 1 мең 333 сум тәшкил итә. Өстәмә түләү Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча, исемлектә күрсәтелгән белгеч, вазифа, һөнәр ияләренә генә кагыла. Әйтик, пенсионер авыл хуҗалыгында эшләгән,  ләкин хезмәт кенәгәсендә ул белгечлек күрсәтелмәгән яисә ул белгечлек исемлектә юк икән, пенсиягә өстәмә түләү булмый. Шулай ук биредә авыл җирлегендә яшәү дә мөһим. Пенсия билгеләгәндә пенсионер шәһәрдә яшәп, аннан авыл җирлегенә күчте, ди, тик пенсия фондына бу хакта хәбәр итмәсә, документта шәһәр пропискасы бара. Әгәр пенсионер авыл стажы буенча өстәмә пенсия алмаган, ләкин ул үзе моны тиеш дип саный икән, Пенсия фондына тиешле документларны китерә аласыз. Тиеш дип ачыкланган очракта, яңадан исәп-хисап ясалачак. Алдан язылу өчен телефон: 5-05-45

 

-    Мин 1965 елгы. Минем туган көнем май аенда. Кайчан пенсиягә чыгам һәм кайчан пенсия алды яшендә булам? Ташламалар тиешме, аларны кайчан алырга була? (Ирина Иванова, Лениногорск)
-    Пенсия яшен үзгәртү турындагы закон буенча, беренче яртыеллыкта туган 1965 елгы хатын-кызлар пенсиягә 56,5 яшьтә, 2021 елның икенче яртыеллыгында чыгачак. Иске закон буенча пенсияне 2019-2020 елларда рәсмиләштерергә тиеш булган гражданнар 6 айга иртәрәк яңа пенсия яшен рәсмиләштерә ала.
Пенсия алды яшендә дигән статуска сез бу елда ук ия буласыз. Һәм диспансеризация яки мәшгульлек хезмәте линияләре буенча булган ташламалардан да файдалана аласыз. 55 яшь тулгач, салым һәм региональ ташламалардан да файдаланып булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев