Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, санаулы көннәр калды

Федераль льготниклар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирә алалар.

 

1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга яки аннан баш тартып, акча алырга.

Акчалата компенсацияне сайлаганда шуны истә тотарга кирәк: сәламәтлек торышы начарлангач, авыру озак вакытлар дәвалануны һәм күп кенә дарулар таләп итә, акчалата компенсация җитми башлый.

– Гамәлдә булган льготалар алу формасын саклау өчен гариза язарга кирәкми, - ди район Пенсия фонды белгечләре.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын 1 октябрьгә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Санаулы көннәр генә калды. Ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев