Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга сайларга кирәк: соцпакетмы, әллә акчамы?

Билгеле булганча, федераль ташламага ия кешеләр махсус программа нигезендә бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Бу даруларны алыргамы, әллә алар урынына акча сайларгамы икәнен һәркем үзе хәл итә.

1 октябрьгә кадәр үзеңә бер  вариантны сайларга кирәк.

Бүгенге көндә федераль ташламага ия булган 2 мең 400дән артык лениногорскилы социаль хезмәтләр җыелмасын ала.

-    Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, бәлигъ булмаган яшьтә фашизм тоткынлыгында булучылар, радиация тәэсиреннән зыян күргән  гражданнар ия. Федераль ташламага ия булган лениногорскилыларга шуны искә төшерәсе килә: 1 октябрьгә кадәр социаль пакет яки ай саен бирелә торган акчаны сайлый алалар. Гариза язу өчен күпфункцияле үзәккә (МФЦ), пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, яисә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да эшләп була.  Федераль закон буенча социаль пакетка кире әйләнеп кайту каралмаган, бер тапкыр акчаны яки даруларны сайлаганнан соң, аларны бер ел дәвамында үзгәртеп булмый, - ди Лениногорск Пенсия фондының клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова.

Яңа гариза буенча сайланган вариантны киләсе елның 1 гыйнварыннан ала башларга мөмкин.

Бүген компенсация бәясе бер айга 950 сумны тәшкил итә. Әмма дарулар алырга кирәк булып, социаль пакет сайлаган очракта, аның суммасы 950 сумга караганда күбрәк булырга мөмкин. Һәм ул федераль бюджеттан түләнә. Мәсәлән, шикәр диабетын дәвалаганда инсулин, кандагы шикәр микъдарын үлчәү өчен медицина эшләнмәләре сатып алу һәм помпаларга хезмәт күрсәтү өчен елына 150 мең сум чамасы акча тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев