Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилының 700 мең сумнан артык акчасы ялган брокерларга күчкән

34 яшьлек лениногорскилы булган мөлкәтен арттыра төшәргә өметләнеп мошенникларның хәйлә-мәкеренә эләккән.

Зыян күрүче социаль челтәрдә брокер компаниясенең рекламасын карап, сылтама буенча уза һәм анда үзенең  телефон номерын калдыра. Озак көтәргә туры килми - аның белән «биржа платформасы вәкиле» элемтәгә керә.  Биржада табыш алу схемасы турында сөйли һәм инвестор сыйфатында теркәлергә  ризалаттыра.  Бер-бер артлы  шалтыраткан «аналитиклар» һәм «кураторлар» күрсәтмәләре буенча,  ир кеше  чит исәпләргә 700 мең сумнан артык акча күчерә.

Әмма зыян күрүчедә үз акчаларын кире чыгару теләге  туа, бу турында  “биржа платформасы вәкиленә”сөйләгәч, аның шәхси кабинеты  блокировкага  куела,  ә "куратор" шалтыратуларга җавап бирми башлый. Лениногорскилы  үзенең  мошенниклар  тозагына  эләгүен аңлый һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта  эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр.  Бүгенге көндә  караклар корбаны булучыга шалтыраткан абонент номерларының Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы һәм Дагыстан республикасы шәһәрләрендә теркәлүе ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев