Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 24 нче балалар бакчасында эштән дә, аштан да тәм табарга өйрәтәләр

Һәр елны үткәрелә торган “Тылсымчы көз” бәйрәменә 24 нче балалар бакчасында быел бик үзенчәлекле итеп әзерләгән иделәр. Балалар өчен бу истә калырлык, шатлыклы һәм якты бәйрәм булды - “Көз” аларга кунак булып төште, һәр төркемгә кереп, нәниләр белән аралашып чыкты, беркемне дә игътибарсыз калдырмады, ә балалар аны кадерле кунак итеп каршы алды.

Көзге уңыш бәйрәме,  әлеге балалар бакчасында берничә көн генә дәвам итә торган чара түгел ул.  Биредә тәрбиячеләр дә, башка хезмәткәрләр дә, балаларга  һәрнәрсәнең үзара бәйләнештә торуын аңлату өстендә даими эш алып баралар. Мәсәлән, көзге мул уңышның –язгы кыр эшләренә, җәй көне бакчаны карап- эшкәртеп, су сибеп торуга бәйле икәнлеген сүз белән аңлатып кына түгел, гамәлдә дә күрсәтеп торалар. Үзләренең яшелчә бакчаларындагы түтәлләрдә нәрсә генә үстермиләр, кыяр, помидор, ташкабак,  кабак, бәрәңге, барысы да бар. Аеруча кабаклары зур уңыш бирә. Зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре белән бергә аларны җәй буе карап үстерәләр. 24 нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен җиләк-җимеш, яшелчәнең кайдан килүе сер түгел шуңа күрә.

“Балалар  бик  кызыксынучан һәм күзәтүчән бит, бакчада шушындый яшелчә түтәлләре булуы, аларның  игътибарлы- кызыксынучанлыгын үстерүгә  тагы да ныграк булыша. Тәрбиячеләр  балаларга  үсемлекләрнең тере организм булуын,  аларның үсеше өчен кирәкле шартлар турдырырга кирәклеген  аңлаталар, үстерелә торган үсемлекләрнең матурлыгына һәм үз хезмәтенең нәтиҗәләренә сөенергә  өйрәтәләр.  Бакчада бергәләшеп эшләү җаваплылыкка өйрәнергә  дә мөмкинлек бирә, саф һавада даими булу аларның  сәламәтлеген сакларга,  ныгытырга ярдәм итә,”- ди балалар бакчасы мөдире Илүзә Хисамова.

Көзге уңыш җыеп алынгач, әлбәттә бәйрәм итү башлана. Көзге бал, әкият геройлары катнашындагы күңел ачулар була. Ә быел  өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр үз педагоглары белән бергә урман – парк зонасында узган мавыктыргыч квест-уенда катнаштылар. Бик күп сынаулар үтәргә туры килсә дә,  алар  көткәнгә караганда кыюрак, җитезрәк, тапкыр һәм булдыклырак  булып чыктылар. Балалар төрле станцияләрдә булдылар, анда табышмакларга җавап бирделәр, җитезлектә, тизлектә һәм чыдамлыкта ярыштылар. Башкарылган биремнәрдән соң һәрберсенә  алдан хәстәрләп куелган  пазл  бирелде, балалар шул пазлларны берләштереп истәлекле карта төзеделәр.  Карта, билгеле инде, аларны хәзинәләр тулы  сандык  янына алып килде.  

Бәйрәм көтелмәгән бүләкләрдән, сюрпризлардан башка булмый, көз бәйрәменең сюрпризы – кабак бәлеше булды.

24 нче балалар бакчасына йөрүчеләрнең  әти-әниләре дә, бакчада булган бәйрәм чараларында бик яратып катнашалар. Көзге уңышлардан торган күргәзмәләр ясау, тәм-томнар әзерләү – барсын да булдыралар. Ә иң мөһиме, бергәләшеп балаларны эштән дә, аштан да тәм таба белергә өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев