Шулай үзенчәлекле итеп 4Г сыйныф укучылары татар халык ашлары белән танышты.
Чәк-чәк, бавырсак, кыстыбый, кош теле, коймак, гөбәдия - тәмледән-тәмле сыйларны ул көнне балалар үзләре белән алып килгән иде.
Укучылар әлеге татар халык ашларының тарихы, барлыкка килүе, пешерү ысуллары турында сөйләделәр. Алай гына да түгел: хәтта пешерергә өйрәткән видео да төшереп килгәннәр.
"Тәмле дәрес" чәй табыны артында тәмамланды: балалар өйдә пешереп килгән ризыклар белән чәй эчтеләр.












фото: Миләүшә Гобәйдуллина
Нет комментариев