Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасы гимназия кызларын калфак тегәргә өйрәтте (ФОТОЛАР)

Шәһәребезнең бердәнбер татар гимназиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы унаеннан уздырылган истә калырлык очрашуга безне гимназиядә куп еллардан бирле хезмәт куючы укытучыларыбыз Фәридә Әхмәтшина һәм “ Айсылу балалар театры” җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова чакырган иде. Ник дисәгез, алар үзләре дә безнең “Ак калфак”лы кызларыбыз бит әле.


 Кунакка килгән калфаклы ханымнар күз ачып  йомганчы, искиткеч матур калфаклардан торган  күргәзмәне әзерләп тә куйдылар. Ниндиләре генә юк араларында: таблетка кебекләре дә, түбәтәйгә охшаганнары, башка киелеп куя торган аклы-чуклылары да.

Сөйләшү 2017 елда шәһәребездә оешкан  “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы  турындагы кыскача мәгълүматтан башланып китте. Баксаң, калфаклы кызларыбызнын күбесе гимназиядә белем бирү белән беррәттән, халкыбызнын  үткәнен кире кайтару буенча зур эш алып баралар икән бит. Элеккеге бәйрәм, йолаларыбызны, халкыбызның үлмәс  уен-җырлары – гомумән барысы да телебезне, халкыбызның бай мирасын саклау, балаларыбызга аларны түкми- чәчми җиткерү юнәлешендә эшләнә түгелме соң?

Шушында ук балаларда җырга-моңга  мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән чыгып оештырылган  курайчылар ансамбле генә дә ни тора! Аның да җитәкчесе – “Ак калфак” лы кызыбыз Рошания Хәсәншина бит, анын эшчәнлеге дә аерым мактауга лаек.

Нинди генә очрашу булмасын, янып торган, җиңел гәүдәле калфаклы Фәридә Зөфәр  кызының эшенә сокланмый мөмкин түгел. Менә тәүге очрашуда да аның “Сәйлән”балалар вокал ансамбле килгән кунакларны  матур җырлары белән куандырдылар.

Чара барышында укучы кызларыбызда  калфакларга кызыксыну, аларны  тегәргә өйрәтү  максатыннан чыгып, калфакларның тарихы, алар турында шигырь куплетлары да  искә алынды.Калфаклы ханым Сәрия Әшраф кызы калфаклар хакында тәсфилләп сөйләп кенә калмады, күргәзмәдәге  аклы-чуклы калфакны  күрсәтеп: “Күз алдымнан бер дә китми, кыңгыр салган калфагың” – диеп җыр сүзләре белән дә әйтеп бирде. Әйе, шулай җырлаганнар элек егетләр, калфаклы  сөйгән кызларына карап....

Калфаклы кызыбыз Зилә Мөдәрисова укучы кызларыбызга “ Мәкальне дәвам ит!” дигән уен-дәрес тәкъдим  итте. Уен вакытында  авыл мохитендә тәрбияләнеп үскән кызларыбызның  мәкальләрне күбрәк белүе ачыкланды. Зәй-Каратай мәктәбеннән килеп, бүгенге көндә укуын гимназиядә дәвам итүче Ралинә Фазлыева  шуның ачык мисалы, дияр идем. Очрашу соңында ул “Бүләк калфак” ка ия булды.
   
Калфак тегү буенча “ Өйрәтү дәресе” өчен барысын да алдан ук Зөмәрә Шәрәпова хәстәрләп куйган. Укучы кызлар белән бергәләп, калфак тегүнең бөтен нечкәлекләрен хәтерләребезгә салып, киләчәктә дә мондый очрашуларны ешрак оештырырга, дигән теләктә, гимназия һәм аның кунакчыл калфаклы укытучылары белән саубуллаштык.

Тәслимә Рәфыйкова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 


     
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X