Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның ел вакыйгалары (+фотолар)

Шәһәр һәм районда 2020 елда булган кайбер вакыйгаларны барлыйк әле.

Иске Иштирәк, Иске Шөгер авылларында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыллар өчен зур шатлык булды. Иске Шөгергә якташ җырчыбыз Илсөя Бәдретдинова да кайтты, ФАП территориясен яшелләндерү өчен үсентеләр алып кайтып, утыртты.

5 июньдә ЗАГС бүлегендә йөзенче пар - Киселевлар гаиләсе никахлашты.

18 августта Лениногорск шәһәре 65 еллыгын билгеләп үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде."Юбилейный" паркында чара узды. Лениногорскилыларга бүләкләр тапшырды.

Сентябрьдә Татарстан Президенты сайлаулары узды. Роспотребнадзор таләпләрен саклап, мөһим вакыйганы исән-сау уздырдык. Сайлау көнендә шәһәрдә ике пар никахларын теркәгәннән соң, сайлауга килеп үз тавышларын бирделәр.

Лениногорскида сәнгать мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды.

ТАССРның 100 еллыгы флагын каршы алдык.

"Безнең ишегалды" Президент программасы буенча 25  ишегалды ремонтланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев