Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның элеккеге баш табибы Марат Хәмидуллин вафат

Татарстанның атказанган табибы, Лениногорскиның элеккеге баш табибы Марат Габбасович Хәмидуллин 66нчы яшендә вафат булды.

Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Габбасович Казанда туган, 1979 елда Лениногорскига килә. Башта табиб-терапевт булып эшли. Аннан “ашыгыч ярдәм” станциясе баш табибы итеп куялар. Озак та үтми, үзәк район хастаханәсе баш табибы була.

Марат Хәмидуллин җитәкчелегендә Лениногорск районындагы медицина хезмәте күрсәтү буенча күп кенә сораулар хәл ителгән. Стоматология, хатын-кызлар консультациясе, гинекология төзелгән. Хирургия бүлегендә операция блогы ясалган. Ул эшләгән вакытта Писмәндә гомум практика табиблары амбулаториясе төзелгән.
 

Узган елның декабрендә Марат Хәмидуллинга Лениногорскида узган сессиядә  “Лениногорскиның Мактаулы гражданины” исемен тантаналы төстә тапшырганнар иде.  

 - Барлык эшләгән эшләрдә минем генә түгел, лениногорскилыларның, табибларның, предприятие-оешмаларның өлеше бик зур булды. Барлык эшләр дә халык өчен эшләнде. Рәхмәт, Лениногорск мине онытмаган. Мактаулы исем бирүләре өчен мин бик шат, - дип әйткән иде шул вакытта.
Мәрхүмнең гаиләсенең , якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын.

фото: https://vk.com/id578553894

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев