Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Лениногорскиның Мактаулы гражданины" исемлегенә Марат Хәмидуллинны керттеләр

Шушы көннәрдә “Лениногорскиның Мактаулы гражданины” исемлегенә берәү өстәлде, ул – үзәк район хастаханәсенең элеккеге баш табибы Марат Габбас улы Хәмидуллин.

Карарны шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясендә депутатлар кабул итте.

Шушы көннәрдә  Марат Хәмидуллинга “Лениногорскиның Мактаулы гражданины” исемен тантаналы төстә тапшырачаклар. Сессиядә исә исем тапшыру карарын депутатлар белән кабул иттеләр, ветераннар советы да әлеге фикерне хуплады.

Марат Габбасович Казанда туган, 1979 елда Лениногорскига килә. Башта табиб-терапевт булып эшли. Аннан “ашыгыч ярдәм” станциясе баш табибы итеп куялар. Озак та үтми, үзәк район хастаханәсе баш табибы була. Марат Хәмидуллин җитәкчелегендә Лениногорск районындагы медицина хезмәте күрсәтү буенча күп кенә сораулар хәл ителгән. Стоматология, хатын-кызлар консультациясе, гинекология төзелгән. Хирургия бүлегендә операция блогы ясалган. Ул эшләгән вакытта Писмәндә гомум практика табиблары амбулаториясе төзелгән.

Җирле журналистлар белән аралашканда, Марат Хәмидуллин:
-    Барлык эшләгән эшләрдә минем генә түгел, лениногорскилыларның, табибларның, предприятие-оешмаларның өлеше бик зур булды. Ул вакытта Исхак Әюпов, Шәфәгать Тәхаутдинов, Рафаил Нурмөхәммәтов, Рәгать Хөсәенов зур булышлык күрсәттеләр. Барлык эшләр дә халык өчен эшләнде. Рәхмәт, Лениногорск мине онытмаган. Мактаулы исем бирүләре өчен мин бик шат, - диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев