Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның табиб-неврологы: Инсульт елдан-ел яшәрә

29 октябрь-Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне Баш миенең кан тамырлары авырулары сәбәпле кеше үлеменә китергән очраклар, йөрәкнең ишемия авыруыннан соң, икенче урында тора.



Инсульт - ул кан тамырларының тыгылуы яки өзелүе нәтиҗәсендә баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы. Кан төерчекләре-тромб яисә өзелгән тамырдан аккан кан мигә кан килүне тоткарлый. Инсультның гадәти билгеләре булып кулда яисә аякта кинәттән хәлсезлек тою, күз аллары караңгылану, аңны югалту, сөйләмнең тоткарлануы тора.

Инсультның билгеләрен тиз арада күреп алып, ашыгыч ярдәм чакырту мөһим роль уйный. Дәвалау ничек тиз арада башлана, кеше шул кадәр тиз савыга. Медицина белгечләре килгәнче үк авыруны уңайлы итеп ян-якка яткырырга, кирәкле документларны әзерләп куярга кирәк.
-    Инсульт бик зур проблема. Ул бүгенге көндә кешеләрнең инвалидлыгына китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Чөнки инсульт кичергән пациентларның күбесе гомерлеккә инвалид булып кала. Беренчел авыру билгеләрен сизгәч тә, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә кешене хастаханәгә китереп җиткерәләр икән, каршы күрсәтмәләр булмаган очракта, без аңа тромболитик терапия уздырабыз һәм шул рәвешле тромбларны эретеп, нерв системасын җәрәхәтләнүен киметә алабыз. Әгәр дә моны эшләргә өлгерәбез икән, инвалидлыкны булдырмый калырга мөмкин. Шуңа да пациентны госпитализацияләү эше мөмкин кадәр тиз вакыт аралыгында башкарырга кирәк, - ди Лениногорск үзәк район хастаханәсенең кан тамырларын дәвалау үзәге мөдире Вячеслав Тутаров.

 
Инсульт авыруы башлыча өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый. Тик, табиблар билгеләвенчә, хәзерге заманда ул елдан-ел яшәрә. Авыруны булдырмауның төп ысулы ул аны профилактикалау диеп юкка гына әйтмиләр. Инсульттан иң беренче чиратта шикәр авыруы, атеросклероз, гипертониядән интегүчеләр сакланырга тиеш. Йөрәк ритмы бозылу, начар холестерин дәрәҗәсенең югары булуы да инсультка китерә ала. Шуңа күрә даими рәвештә кан басымын тикшереп торырга, басымны көйләүче дарулар кулланырга, кандагы холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәк, ди табиблар.

Профилактика мөһим. Лениногорскиның кан-тамырлары үзәгендә 2020 ел башыннан 500 дән артык кеше инсульттан дәвалану узган. Әйтергә кирәк, әлеге үзәк безнең районга гына түгел, Азнакай, Актүбә, Чирмешән районнарына да хезмәт күрсәтә.

-    Кан тамырларын дәвалау медицина үзәге тәүлек буена эшли, авыруларны без тәүлекнең теләсә кайсы вакытында нейрохирургларыбызга җибәрә алабыз. Иң мөһиме – авыруны мөмкин кадәр тизрәк хастаханәгә китерү. Бүгенге вакытта биредә унбиш кеше дәвалана, аларның икесе бик авыр хәлдә. Тагы бер кат ассызыклап узасы килә, авыруга медицина ярдәме никадәр тизрәк күрсәтелсә, шуның кадәр яхшырак. Кешенең гомерен саклап калу, киләчәк тормышының сыйфаты шуннан тора. 2020 елда гамәлгә кергән программа кысаларында инсультны икенчел профилактикалау кысаларында пациентларга дару препаратларын бушлау бирү каралган, – дип искәртә табиб-невролог.

Тулырак "Заман сулышы" газетында җомга санында укыгыз

Гөлназ Хәйретдинова, автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев