Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның тыл хезмәтчәннәре 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте ( Фотолар)

Бүген хөрмәтле шәһәрдәшләребез Анастасия Григорьевна Шабалина һәм Роза Ибраһим кызы Мусина 90 яшьлек  юбилейларын  билгеләп утте.

Аларны котларга шәһәр башлыгы  урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТОС вәкилләре   килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырды. Юбилей көнен искә алсын, дип җылы юрган бүләк итте.
 Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да тыл хезмәтчәннәре башыннан үткән сынаулар. Әмма  юбилярларыбыз сынмаган-сыгылмаган, бүген дә күңел көрлеген бгалтмыйча, тыныч һәм кояшлы көннәргә  шөкрана итеп яшиләр.

Зилә Мөдәррисова фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев