Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яңа микрорайонында шахтер-якташларыбыз хөрмәтенә урам булачак

Лениногорскиның яңа микрорайоннарының берсендә “Кузбассның 300 еллыгы” дип аталучы урам булачак. 12 нче июньдә шушы уңайдан истәлек ташы кую тантанасы булды. 1920-30 нчы елларда һәм аннан соң да, безнең якташларыбыз Кузбасс шахталарында бик күпләп эшләгән һәм бу эштә үзләренең дәрәҗәле урыннарын биләп торган.

Хәзерге вакытта бу якларда 50 меңләп татар милләте кешесе яши, алар арасында Лениногорскидан чыкканнар да бар , әлбәттә. Кемерово өлкәсендәге кайбер шәһәрләрдә Казан, Алабуга  дип аталган урамнар булуын әйттеләр Кемерово вәкилләре. Истәлек ташы кую тантанасына Кемерово өлкәсеннән  Кузбасс Парламенты рәисе урынбасары Юрий Скворцов, милли сәясәт һәм мәдәният министры урынбасары Татьяна Акимова, милли мәдәният идарәсе рәисе Таһир Бикчәнтәев килгән иде. Истәлек ташын  ачу вакытында шәһәр Башлыгы Рәгать Хөсәенов , гасырлар буена килгән туганлык һәм дуслыкның буыннан –буынга сакланып калуына ышанычын белдерде. Булачак урам моның ачык бер дәлиле булуын әйтте. Кузбасс кунаклары, үз чиратларында, Лениногорскилыларны Кемеровода 26 нчы июньдә булачак Бөтендөнья шахтерлар Сабан туена көтеп калуларын белдерделәр. “ Бәлки кемнәрнеңдер туганнары, бабалары- агалары бездә шахтада эшләгәндер. Аралар ерак булу, күп еллар үтү сәбәпле аралашулар тукталып калган, туганлык җепләре өзелгәндер. Аларны яңарту мөмкинлекләре чиксез киң бүгенге көндә,- диде Кемерово өлкәсенең татар милли мәдәнияте идарәсе рәисе Таһир Бикчәнтәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X