Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь укучылары - әдәби марафон җиңүчеләре

Июльнең 15ендә сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып китте.


Проект барышында 21 көн дәвамында һәр көн кулга татарча китап яисә әдәби журнал алырга, көн саен китап укырга һәм укыган әсәрләрдән иң матур һәм кызыклы өзекләрне үзеңнең социаль челтәрдәге сәхифәңдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк.

Әдәби марафон һәр квартал саен үткәрелә, ә җәй аенда проектта бары тик мәктәп укучылары һәм I – III курс студентлары гына катнаша алалар. Быел безнең Лениногорскидан төрле мәктәпләрдән 5 укучы катнашты. Алар арасында 2, 5, 4нче мәктәпләр, 11нче гимназия һәм Иске Иштирәк мәктәбеннән бар иде. Алар: Айдар Галимов, Айзилә Галяутдинова,  Алия Мостафина, Сөмбел Рахманова, Илсаф Ситдыйков.
Әлеге марафонда быел 157 бала катнашкан, шуларның 127се финалга уза алган. Үзәк китапханә хезмәткәре Ләйсән Рахманова әйтүенчә, тантанага 100дән артык бала килгән булган.

-    Марафончыларны бүләкләү тантанасы Татарстан Язучылары берлеге бинасында оештырылды. Яшь китап укучыларны котларга төрле балалар язучылары - Рафис Корбан, Факил Сафин, Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Миңнуллина килде, шулай ук балалар өчен чыга торган журнал һәм газетлардан корреспондентлар да бар иде. Тантананы әлеге марафонны оештыручы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин ачып җибәрде. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашучыларны котлады, киләчәктә дә бу марафонда катнашучыларның саны күбәйсен һәм аны зур залларда уздырырга язсын дип теләде, - дип сөйли Ләйсән.

Марафонны оештыручы – Татнетны үстерү фонды. Әлегә кадәр марафон Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәрелсә, хәзер Татарстан Язучылар берлеге дә кушылды.

Тантанада 4 нче мәктәп укучысы Илсаф Ситдыйков бабасы – Таһир Шәмсуаров язган "Мин яратам Җәлилне" шигырен сөйләп, барысын да таң калдырган. Барлык катнашучылар диплом һәм китап-журналлар белән бүләкләнгән. Ә чыгыш ясаучы балаларга сертификатлар да тапшырылган.

Фотолар: Ләйсән Рахманова тарафыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев