Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның үзәк китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә эшли

6 нчы октябрь көнне Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Якташлар туры эфирда” циклының дәвамы рәвешендә шәһәребезнең танылган кул эшләре остасы, үзенчәлекле шамаилләр иҗат итүче Рушания Гаязова катнашында туры эфир үткәрелде.


     Тормышта язмыш сынауларын җиңәргә сәләтле шәхесләр бар.Әнә шундый берсе Рушания Гаязова. Ул тумышы белән халкыбызга Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллинны биргән Сугышлы авылыннан. Рушания Якуп кызы мәктәп елларыннан бирле кул эшләре белән даими шөгыльләнә. Ә шамаилләр ясауга исә әле яңарак кына керешкән.

Шамаил ясау серләренә аны Лениногорск сәнгать мәктәбе укытучысы Нәзирә Гыйззәтова өйрәткән. Эфир барышында остазы да үтемле чыгыш ясап, мәгънәле сүзләре белән очрашуны баетты. 

Үзәк китапханәдә 6 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр Рушания ханымның шамаилләр күргәзмәсе эшли һәм тиздән аның иҗат җимешләре Татарстан башкаласында бәйге-күргәзмәдә лаеклы урын алачак. Рушания Якуп кызы туры эфир барышында үзе тудырган иҗат җимешләре турында  профессиональ дәрәҗәдә тәфсилләп сөйләде, шамаил ясау серләре белән уртаклашты. Шулай ук тамашачыларның төрле сорауларына да бик теләп җавап бирде. Без талантлы якташыбызга мәртәбәле бәйгеләрдә иҗади үрләр яулавын теләп калабыз.

Ләйсән Рахманова
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X