Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 11 нче гимназиянең 2 "А" сыйныфында әтиләр бәйрәме булды (фотолар)

11 нче гимназиянең 2 "А" сыйныфында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кызыклы чара булып узды. Укучылар газизләрдән - газиз әтиләренә багышлап, йөрәк түрләреннән чыккан шигырьләр сөйләделәр, музыкаль номерлар башкардылар, кулдан ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Әтиләрнең йөзендә балаларына рәхмәт хисе, алар белән горурлану, яратулары ап-ачык чагыла иде бу чарада! Бәйрәмнең икенче өлешендә исә...

11 нче гимназиянең 2 "А" сыйныфында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кызыклы чара булып узды.
Укучылар газизләрдән - газиз әтиләренә багышлап, йөрәк түрләреннән чыккан шигырьләр сөйләделәр, музыкаль номерлар башкардылар, кулдан ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Әтиләрнең йөзендә балаларына рәхмәт хисе, алар белән горурлану, яратулары ап-ачык чагыла иде бу чарада!
Бәйрәмнең икенче өлешендә исә әтиләр үзләренең уллары белән өч төркемгә бүленеп, рәхәтләнеп ярыштылар. Һәр команданың девизы, исеме, булуны да искәртеп китәргә кирәк. Ярышны бик кызыклы итеп Фәридә Әсхәт кызы үзе алып барды, ул әзерләгән төрледән-төрле кызыклы уеннар барчасының да күңеленә хуш килде! Ул "Кәрзингә туп кертү", Хәрби шәһәр исемен беләсезме?", "Кем тизрәк шар кабарта?","Кем тизрәк самолет ясый?" кебек уеннар дисеңме, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйге барышында катнашучыларның дәртле авазлары, тамашачыларның дулкынлануыннан бәйрәм залы - гөр килеп торды. Әлбәттә ярышларда җиңүче - бердәмлек, дуслык, эчкерсезлек иде!
Очрашу азагында әниләр әзерләгән милли ризыклардан чөкердәшеп бергәләп чәй эчү үзе генә дә ни тора...
Ата - аналар исеменнән шундый матур, эчтәлекле чаралар уздырганы өчен, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләгәне өчен 2 "а" сыйныфы җитәкчесе Минәҗева Фәридә Әсхәт кызына ихлас күңелдән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр, әмма үтә кирәкле, тынгысыз хезмәтендә яңа үрләр яулавын теләп калабыз!
Хөрмәт белән әти-әниләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев