Заман сулышы

Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә мөселман хатын-кызлары арасында викторина үтте

Шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә районыбыз авыллары мөселман хатын-кызлары арасында викторина үткәрелде. Унөч авылдан килгән хатын-кызлар белемнәре, тиз җавап бирә алулары, тапкырлыкта сынашты. Беренче урынны Зәй-Каратай авылы мөслимәләре яулады, икенчедә - Түбән Чыршылы һәм Яңа Иштирәк мөселман хатын-кызлары. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, чара төшке аш белән тәмамланды. 30 апрельдә шәһәребезнең мәчетендә "Гыйлем...

Шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә районыбыз авыллары мөселман хатын-кызлары арасында викторина үткәрелде.

Унөч авылдан килгән хатын-кызлар белемнәре, тиз җавап бирә алулары, тапкырлыкта сынашты.

Беренче урынны Зәй-Каратай авылы мөслимәләре яулады, икенчедә - Түбән Чыршылы һәм Яңа Иштирәк мөселман хатын-кызлары. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, чара төшке аш белән тәмамланды.

30 апрельдә шәһәребезнең мәчетендә "Гыйлем нуры" регионара викторина үтәчәк, дип хәбәр итә ВКонтактеда "Ислам в Лениногорске" төркеме .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: