Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Иске Шөгер авылы нефтьчеләр ярдәмен тоеп яши

Иске Шөгер авылына халык җыенына барганда, "Татарстан - Яңа гасыр" каналындагы "7 дней" тапшыруында күрсәтелгән сюжетның дәвамы булыр дигән уйлар бар иде. Алай булмады. Авылдашлар тынычланганнар, күрәмсең. Чыннан да, бөтен республикага кычкырып кына проблемалар хәл ителәчәге бик шикле. Аларны юллап йөрүче, үзара аңлашу кирәк булуы көн кебек ачык. Авыл нефтьчеләр...

Иске Шөгер авылына халык җыенына барганда, "Татарстан - Яңа гасыр" каналындагы "7 дней" тапшыруында күрсәтелгән сюжетның дәвамы булыр дигән уйлар бар иде. Алай булмады. Авылдашлар тынычланганнар, күрәмсең.
Чыннан да, бөтен республикага кычкырып кына проблемалар хәл ителәчәге бик шикле. Аларны юллап йөрүче, үзара аңлашу кирәк булуы көн кебек ачык.
Авыл нефтьчеләр ярдәмен нык тоя. Берничә ел элек мәктәпкә капиталь ремонт ясадылар, Геройлар аллеясы булдырдылар. Быел аларның матди булышлыгы белән мәдәният йорты ремонтланган, тирә-ягына асфальт җәелгән, авыл җирлегенең административ бинасы капиталь ремонт күргән, ике чакрым юлга таш түшәлгән.
Иске Шөгернең зираты да бик борынгы. Быел яз авыл халкының ярдәме белән картайган, корыган агачлар, куаклар киселеп, чистартылган, коймаларын буяуда битараф булмаган һәр гаилә ярдәм күрсәткән.
Һәр авылга диярлек хас су проблемасы биредә дә бар. Моннан берничә ел элек, шул ук нефтьчеләр ярдәме белән, су линияләренең күпмедер өлеше яңага алыштырылган, әмма дүрт чакрымы бик иске хәлдә икән. Шуңа да Тукай, Зәки, Маркс урамнарында су юк, диләр. Рөстәм абый Хәмзин ачуы килеп: "Суны ничә йөз метр ераклыктагы колонкадан ташыйбыз, җитмәсә, җәй айларында гына түгел, сентябрь аена да "полив" өчен түләргә килгән", дип ризасызлыгын белдерде. Аңа кушылып башкалар да: "Инде икенче ай яңгыр ява, нишләп без "полив" өчен түләргә тиеш?" дип зарланыштылар. Бу сорау "Вода района" җәмгыятен гамәлгә куючы Котдус Юнысовка юнәлгәнгә, ул: "Кайсы айларга "полив" өчен түләргә икәне тарифлар буенча дәүләт комитетының карары белән билгеләнә, без уйлап чыгарган түгел", дип җавап бирде.
Каптажларның тирә-ягын тоту, карау, искергән су линияләрен алыштыру эше җәмгыятьнең алдагы еллар планына кергән, аларны башкарып чыгу өчен халыкның үзвакытында су өчен түләве кирәк.
Шунысын да әйтергә кирәк: Иске Шөгер белән Яңа Шөгер авылы инде менә берничә ел чүпне түгү мәшәкатен онытты. Шөгернең күп тармаклы производство предприятиесе трактор белән атнаның һәр чәршәмбе көнендә урамнар буенча халыктан чүп җыеп йөри. Моның өчен һәр гаилә үз капка төбенә капчык белән чүбен генә чыгарып куя.
Шөгер җирләрен "Лениногорская" агрофирмасы" эшкәртә, чәчә. Пай җирләре өчен быел да исәп-хисапны шикәр комы белән ясарга җыенуларын хәбәр итте авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Илнур Галимов. Шулай ук Иске Шөгердә яшәүче Илшат Харисовның, 35 баш сыер алып, гаилә фермасын ачуын, үз эшен яклап, грант алуга ирешүен әйтте. Киләчәктә дә аңардан үрнәк алучылар булыр дип өметләник.
Авылның Яшьләр урамында яшәүчеләрне аларның бакча башындагы күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җирләрнең ике арада юл калдырылмыйча бүленүе борчый. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова хәзергә әлеге мәсьәләнең ачык калуын әйтеп, аның уңай якка хәл ителәчәген ышандырды.
Иске Шөгер белән Яңа Шөгер авылында яшәүчеләр, минемчә, чагыштырмача начар яшәми әле. Фермалары буш булса да, кырлары чәчелә, мәктәп, балалар бакчасы гөрләп эшли, һәрдаим нефтьчеләр ярдәмен тоя, проблема һәр җирдә дә бар ул, ә биредә алар чишә алырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќыен