Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскины кардан ничек чистарттылар

Иртән лениногорскилылар эшкә бата-чума барды. Машина юлы да, тротуар да чистартылмаган. Сәгать 8.00дән соң шәһәр урамнарында техника күренә башлады. Шулай кызып эшләп китүләренә атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәеновның тиешле хезмәткәрләрне тәнкыйтьләве дә тәэсир итмәде микән? Тик төне буе яуган карны ике сәгатьтә генә җыеп бетереп булмый бит. Шуңа төш...

Иртән лениногорскилылар эшкә бата-чума барды. Машина юлы да, тротуар да чистартылмаган. Сәгать 8.00дән соң шәһәр урамнарында техника күренә башлады.


Шулай кызып эшләп китүләренә атналык планеркада район башлыгы Рәгать Хөсәеновның тиешле хезмәткәрләрне тәнкыйтьләве дә тәэсир итмәде микән? Тик төне буе яуган карны ике сәгатьтә генә җыеп бетереп булмый бит.
Шуңа төш вакытына да әле тротуардан кеше тар гына сукмактан атлады. Быел ремонттан соң киңәйтеп ясалган Горький урамының Тукай урамы ягы чистартылган, ә медицина-санитар часте тирәсендә урамның ике ягына кар җыелып, бер машина үтәрлек кенә урын калган.
Иртәнге тугызда редакциягә килергә җыенган бер абый "Безнең Писмән ягында юл юк, бүген килә алмам, иртәгә килермен", дип шалтыратты. Кичә Түбән Чыршылыга кайтып баручы берәү юлда бер сәгать буе батып яткан.
Менә шундыйрак хәлләр булып ята бу көннәрдә Лениногорскида.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зима лениногорск

2
X