Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның күп балалы Никифоровлар гаиләсе республика Президенты белән очрашты

Шәһәребездә яшәүче күп балалы Никифоровлар гаиләсе шушы көннәрдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайтты. Мондый тантаналы чара Президент Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә Әхәтовна тарафыннан ел саен үткәрелә. Очрашуда республиканың төрле районнарыннан 51 гаилә катнашты. - Без гаиләләребез белән горурланабыз, алар нык һәм тагын да күбрәк булсын өчен...

Шәһәребездә яшәүче күп балалы Никифоровлар гаиләсе шушы көннәрдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайтты.

Мондый тантаналы чара Президент Рөстәм Миңнеханов һәм хатыны Гөлсинә Әхәтовна тарафыннан ел саен үткәрелә. Очрашуда республиканың төрле районнарыннан 51 гаилә катнашты.

- Без гаиләләребез белән горурланабыз, алар нык һәм тагын да күбрәк булсын өчен күп көч куябыз, - диде республика лидеры.

Әлеге тантанада катнашкан лениногорскилы Валерий һәм Әлфия Никифоровлар гаиләсе утыз елдан артык бергә. Алар үзләренең дүрт баласын тәрбияләп, тагын сигез баланы гаиләләренә кабул итеп алдылар.

- Безнең өчен гаилә - бик кадерле. Без 12 бала һәм сигез онык тәрбиялибез. Аларның һәрберсен яратып, җәмгыятебезнең лаеклы кешеләре булсыннар, дип үстерәбез, - ди гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев