Заман сулышы

Лениногорскиның Мәдәният сарае яңарыш кичерә

Илле еллык тарихы булган әлеге мәдәният учагы тулысынча яңарыш кичерә. Биредә ике төзелеш оешмасы - "Универсалстрой" (генераль подрядчы) һәм "Крафтпласт"(субподрядчы) җәмгыятьләре капиталь ремонт белән шөгыльләнә. Алар түбәне алыштырган инде, фасадын җылыткыч материал белән тышлап, аны штукатурлап, буйыйлар. Эчке ягында барлык инженер-техник коммуникацияләр, тәрәзәләр алыштырыла. Кайбер урыннарда өлешчә планировка үзгәртелә. -...

Реклама

Илле еллык тарихы булган әлеге мәдәният учагы тулысынча яңарыш кичерә. Биредә ике төзелеш оешмасы - "Универсалстрой" (генераль подрядчы) һәм "Крафтпласт"(субподрядчы) җәмгыятьләре капиталь ремонт белән шөгыльләнә. Алар түбәне алыштырган инде, фасадын җылыткыч материал белән тышлап, аны штукатурлап, буйыйлар. Эчке ягында барлык инженер-техник коммуникацияләр, тәрәзәләр алыштырыла. Кайбер урыннарда өлешчә планировка үзгәртелә.


- Әлеге объектны капиталь ремонтлау буенча дизайн-проект эшләнелгән, "Татнефть" җәмгыяте белән килештерелгән. Нәтиҗәдә, мәдәният сарае тарихи йөзен - колонна, күпертеп сылап ясалган бизәкләрен саклап калган хәлдә тулысынча яңартылачак.
Бизәлешендә нефть тематикасы күз уңында тотыла. Әлеге максатта рәссамнар эшкә кереште инде. Шулай ук кино карау, бию залы урын алачак. Заманча костюм, грим бүлмәләре, һәрбер түгәрәкнең үз бинасы булачак, - диде Ольга Геннадьевна. - Шулай ук аның тирә-ягы да тулысынча төзекләндереләчәк.
Ләйсән Шәрәфетдинова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: