Заман сулышы

Лениногорскиның Сугышлы һәм Юлтимер авылларында яшәүчеләрне нәрсә борчый?

Халык җыеннарының чираттагысы шушы көннәрдә Юлтимер белән Сугышлы авылларында үтте. Юлтимер - Сугышлы авыл җирлегенә караучы авыл. Очрашуга килүчеләр авылның мәдәният йортына җыелып, җитәкчеләргә үзләрен борчый торган иң актуаль мәсьәлә - су һәм юлсызлык проблемаларын күтәрде. Халыктан яңгыраган мөрәҗәгатьләрнең барысы да диярлек нәкъ менә шушы өлкәгә кагылды. Авыл халкы урамы-урамы...

Халык җыеннарының чираттагысы шушы көннәрдә Юлтимер белән Сугышлы авылларында үтте.
Юлтимер - Сугышлы авыл җирлегенә караучы авыл. Очрашуга килүчеләр авылның мәдәният йортына җыелып, җитәкчеләргә үзләрен борчый торган иң актуаль мәсьәлә - су һәм юлсызлык проблемаларын күтәрде. Халыктан яңгыраган мөрәҗәгатьләрнең барысы да диярлек нәкъ менә шушы өлкәгә кагылды.
Авыл халкы урамы-урамы белән суга тилмерә икән. Су белән аларны график буенча билгеле сәгатьләрдә генә «Водоканал» җәмгыяте тәэмин итә. Әмма озак вакытка суны сүндереп торганга, кабызгач торбалардан пычрак су килә башлый. Шул уңайдан, авыл халкының «Водоканал» җәмгыятенең әйдәп баручы белгече Илдар Лотфуллинга сораулары күп булды.
- Су проблемасы - безнең иң авырткан урын ул. Ни өчен күп еллардан бирле әлеге мәсьәләне җайга сала алмыйлар икән? Ә бит суны тиешенчә кулланмасак та, түләү кәгазьләрен вакытында китерәләр. Түләмичә калганыбыз юк. Безнең үтенечебезне җавапсыз калдырмасагыз иде, - дип башлады сүзен Шамил абый. Аның сүзенә башкалар да кушылып, җитәкчеләргә әлеге өлкәдә үзләренең моң-зарларын җиткерде.
Илдар Лотфуллин шушы айда насос куеп, авыл халкын тиздән тәүлек буена су белән тәэмин итәчәгенә ышандырды. Проблеманы беркетмәгә язып, җитәкчеләр дә аны контрольгә алды.
Бу көнне юлтимерлеләр авыл эчендәге җимерек юллардан да зарланды. Яңгыр вакытында юлдан йөрерлек түгел, ди алар. Мәктәп балалары автобус тукталышына шушы начар юллардан йөрергә мәҗбүр. Асфальт булмаса да, бәлки вак таш җәеп, авырткан проблеманың берсен хәл итәргә буладыр, диештеләр. Авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова мәсьәләне уңай хәл итәргә вәгъдә итте.
Сугышлы авылы халкының көнкүреше белән танышырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килгән иде. Фларида Янгирова 9 айда башкарылган эшләре белән таныштырып үтте.
Бүген Сугышлы белән Юлтимер авылында барлыгы 890 кеше яши. Мәктәптә 66 бала белем ала. 35 урынлы балалар бакчасына 8 бала йөри.
Тирә-як мохитне тәртиптә тоту максатыннан, 15 апрель - 15 июнь аралыгында экологик икеайлык үткәргәннәр. Аның барышында авыл халкы мәктәп балалары белән бергәләп, урамнарны чистарту, чүп үләннәре чабу кебек һәм башка эшләрне башкарган.
Урамнарда даими рәвештә яктырту лампочкалары алыштырылып торса да, бу өлкәдә проблемаларын әйтмичә калмады авыл халкы. Кичләрен кайбер урамнарда йөрүе куркыныч. Лампочкалар янган яисә ут баганалары бөтенләй юк, ди алар. Рәгать Хөсәенов «Авылларны яктырту» дип аталган республика программасы белән таныштырды. Программага кереп, бу юнәлештә проблемаларның хәл ителәчәген әйтте.
Быел биш шәхси хуҗалык хөкүмәттән 1 млн. 200 мең сум күләмендә кредит алган. 2012 ел белән чагыштырганда, бу 550 мең сумга күбрәк, диде авыл җирлеге башлыгы. Әлеге акчаларга хуҗалыкларда мал-туар алынган, терлек сарайлары ремонтланган.
Авыл җирлегендә терлек саны күзгә күренеп кими. Узган ел терлек саны 223 баш булса, быел нибары 160 баш калган.
Юлтимердәге кебек үк Сугышлыда да су проблемасы кискен тора. 2013 елның июль аеннан авыл халкын су белән «Водоканал» җәмгыяте тәэмин итә. «Су өчен түләгән акча кая китә икән?» дигән сорау бирүчеләр дә булды. Әмма шулай булса да, авыл халкының су өчен 20 мең бурычы да җыелган. Әҗәтлеләрне үз бурычларын түләргә өндәделәр.
Авылдагы су линияләре шактый таушалган. Соңгы вакытта тишелгән су торбаларын ремонтлауга күп вакыт китә икән. Шуңа да, диспетчерлар суны да сүндереп торырга мәҗбүр була. Тик сүндерер алдыннан бу турыда халыкка да хәбәр итсеннәр иде, ди Фларида Янгирова.
Киләчәккә планга кертелгән эшләргә килгәндә, су буйларын ауган таллардан арындыру, зиратларда өмә оештыру, тирәкләрне кисү, кибет артындагы күперне төзекләндерү, Юлтимер авыл урамнарына таш җәю бурычы тора. Бу эшләрне бергәләп башкарырга чакырды авыл җирлеге башлыгы.
Доклад тәмамлангач, җыенга килүчеләргә сүз бирелде. Су һәм ут проблемалары белән беррәттән, укытучыларны мәктәп янындагы бер "зебра"ның гына җитмәве борчый. Рәгать Хөсәенов җыенга килгән полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп, мәсьәләне тикшерергә һәм тиешле чарасын күрергә кушты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: жыен
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: