Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәт районында һәлакәт: бәйрәм төнендә 3 кешенең гомере өзелгән

8 март төгәлләнергә санаулы минутлар гына калып барганда - 23:10 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 236 нчы чакрымында, Әлмәт районы территориясендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кешенең гомере өзелгән. Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек егет идарә итүендәге "ВАЗ-21099" автомобиле югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "ВАЗ-2112" машинасы белән бәрелешә....

8 март төгәлләнергә санаулы минутлар гына калып барганда - 23:10 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 236 нчы чакрымында, Әлмәт районы территориясендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кешенең гомере өзелгән.

Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек егет идарә итүендәге "ВАЗ-21099" автомобиле югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "ВАЗ-2112" машинасы белән бәрелешә.

Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле була - "Ваз-21099" машинасы әйләнә һәм аңа ут каба. Һәлакәтнең азагы аяныч тәмамлана. "Ваз-21099" машинасының йөртүчесе һәм аның 1987 елгы пассажиры, шулай ук "ВАЗ 2112" автомобиленең 1959 елгы шоферы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук вафат була.
Синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә - руль артында сак йөрсәк иде...
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария