Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәтлегә салкын су өчен 12 меңгә якын акчасын кире кайтарганнар

Белоглазов урамында яшәүче берәү Әлмәт зональ торак инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул үз йортларына хезмәт күрсәтә торган идарәче компаниянең салкын су өчен түләүне дөрес исәпләмәвеннән зарлана. Тикшерү нәтиҗәсендә гариза язучыга 2015 елның октябрь аенда салкын су өчен түләүне норматив буенча исәпләүләре һәм йортның бөтен нормативтан тыш ОДНын кушулары ачыклана....

Белоглазов урамында яшәүче берәү Әлмәт зональ торак инспекциясенә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Ул үз йортларына хезмәт күрсәтә торган идарәче компаниянең салкын су өчен түләүне дөрес исәпләмәвеннән зарлана.

Тикшерү нәтиҗәсендә гариза язучыга 2015 елның октябрь аенда салкын су өчен түләүне норматив буенча исәпләүләре һәм йортның бөтен нормативтан тыш ОДНын кушулары ачыклана.

Торак милекчеләренә коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә күпфатирлы йортларда исәпкә алу приборы механик зыян килү сәбәпле сафтан чыккан очракта йортта яшәүчеләргә әлеге чорда коммуналь ресурстан куллану фатирдагы уртача айлык куллану күләменнән чыгып билгеләнә.

Әлмәт зональ торак инспекциясе идарәсе компаниягә хилафлыкларны бетерергә күрсәтмә язган һәм гариза бирүчегә салкын су белән канализация өчен 11742 сум 11 тиен акчасы кире кайтарылган.

Чыганак:http://almet-rt.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined