Әлмәттә мәктәпкә һөҗүм итү турында ялган хәбәр тараткан яшүсмерне тапканнар
Хәзер аның әти-әниләрен үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.
Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.
Моннан тыш, «Терроризм акты турында белә торып ялган хәбәр» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, ә барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр үткәрелә.
Исегезгә төшерик: Социаль челтәрләрдә хатның скриншоты барлыкка килде, анда Әлмәт мәктәпләренең берсендә атылу куркынычы турында әйтелә.Әлмәтлеләр скриншот пәйда булганнан соң курыкты, анда билгесезнең Әлмәт шәһәренең 25-нче мәктәбенә 10.00 сәгатьтә киләчәге турында әйтелә.
Мәктәптә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән, шәхси сак редприятиесе мәктәптә сакны көчәйткән.
http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/49285
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев