Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә сукбай этне вәхшиләрчә үтергәннәр

Әлмәттә шәхси секторда яшәүче Добряк исемле сукбай этне билгесез кешеләр вәхшиләрчә үтергән, аның гәүдәсенең кайсыбер өлешләрен кисеп алганнар. Бу турыда «Альметьевск ТВ» каналы хәбәр итте.

Этнең сары биркасы бар, ул прививкалы һәм стерильләштерелгән. Аны якын-тирәдә яшәүчеләр дә таный, ашатып торалар, ирт-кич Добряк танышлары каршы ала, озатып кала. 28 гыйнварда Добрякның гәүдәсен кураторы тапкан. Кыз этне реанимацияләп караган, тик булдыра алмаган.

Урынга килгән хокук саклаучылар ау мылтыгы гильзаларын тапкан. Этне ярганнан соң, коточкыч әйберләр ачыкланган.

«Бу атып үтерү генә түгел. Добрякның теленең зур өлеше кисеп алынган. Бер күзе юк. Аналь тишеме ертылган. Аны терәп атканнар», — ди Росприроднадзорның хайваннар белән эшләү инспекторы Елена Барынина.

Хәзер этне үтерү турында гаризаны полиция тикшерә. Җинаять эше ачыкланган, баллистик экспертиза билгеләнгән.

https://intertat.tatar/news/incident/08-02-2022/lm-tt-sukbay-etne-telen-kisep-k-zen-chygaryp-v-hshil-rch-terg-nn-r-5848903

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: собака убили собаку этне утергэннэр