Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

М.Черепанов сугышта хәбәрсез югалганнарны “һәлак булган” дип танымау барлыгын әйтте

Бездә сугышта хәбәрсез югалганнарны “һәлак булган” дип танымыйлар, ди 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хәрби-тарихи фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Михаил Черепанов. “Татар-информ” агентлыгында “Туры элемтә” режимында интервьюда ул шул хакта белдерде.

 

“Ни кызганыч, без әлегә - икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан, шушы проблема әлегәчә хәл ителмәгән бердәнбер ил. Мин гел шул хакта искә төшерәм: җиңелгән Германиядә дә 52 елда хөкүмәт махсус рәвештә хәбәрсез югалганнар буенча мәсьәләләрне чишү өчен җыелды. Аларда да язмышлары билгесез 3 млн солдат булган. Хөкүмәт дәрәҗәсендә шундый карар кабул ителгән: мирас мәсьәләләре дөрес хәл ителсен өчен, тоткында тәгаен кем исән калганын ачыклаганнар, ә читкә киткәннәрен, сатлыкҗан, дезертирларны аерым исемлеккә чыгарганнар, ә өйләренә кайтмаган калганнарын "үлгән" дип тану турында карар кабул ителгән.

Әгәр кеше ниндидер билгеле бер яудан кайтмаса, аны шул полк сугышкан урында һәлак булган, дип таныганнар. Алар юридик рәвештә "һәлак булган" дип 1952 елда ук танылганнар. Бездә, кызганыч, бу сорау һаман хәл ителмәде”, - дип билгеләп узды Михаил Черепанов.

Ул Советлар Союзының 19 млн га якын офицер-солдатын югалтканын, хәбәрсез югалганнары 5 млн нан артык булуын әйтте. “Республика буенча 700 мең кеше сугышка китте.

Безнең исәпләүләр буенча, 388 меңе кайтмаган. 200 меңе юридик күзлектән "үлгән" дип санала. Бүген кешене һәлак булган дип тануның бердәнбер мөмкинлеге – әгәр туганнары, апа-энеләре военкоматтан сугышка киткәнен раслый икән, фронтка юллануы турында документы була икән, "хәбәрсез югалган" дигән кәгазе булса, судка бара, судья гына бу кешене "һәлак" дип таный ала.

Бездә бөтен судьялар да бу проблеманы аңлап бетерми, шуңа күрә югалган сугышчының туганнары еллар буе тилмереп йөри, бернигә ирешә алмый. Бу - фаҗигале факт”, - ди Черепанов.

Чыганак һәм фото:http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/04/163350/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев