Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТЛӘРЕ ҺӘМ ДАРУЛАРГА ЧЫГЫМНАР БУЕНЧА САЛЫМ ТОТЫП КАЛЫНГАН АКЧАНЫ НИЧЕК АЛЫРГА?

Россиянең эшкә урнашкан һәр гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны ала алачак.

Медицина хезмәтләренә чыгымнар буенча салым түләвенең максималь күләме-120 мең сум, гражданинга әлеге сумманың 13% ы кире кайтарыла.

Шул ук вакытта, дәвалануга киткән чыгымнар буенча тотып калынган акча башка социаль вычетлар белән суммалаша һәм 120 мең сум бер ел эчендә гариза бирергә мөмкин булган барлык социаль салым тотып калынган акчалар өчен максималь сумма булачак.

Медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым тотып калынган акчаны эш бирүчедән яки салым органыннан алырга мөмкин:
- ел дәвамында эш бирүчедән салым тотып калынырга мөмкин. Бухгалтерия хезмәткәр бөтен исәп-хисап алганчы НДФЛны тотып калмаячак.
- ел азагында салым органына 3-НДФЛ салым декларациясен җибәрергә.

 Медицина хезмәтләре өчен түләгәндә салым тотып калынуын алу өчен кирәкле документ булып медицина хезмәтләре өчен түләү турындагы белешмәнең оригиналы тора. Түләү турында белешмә - чыгымнарны раслау өчен төп документ. Аны муниципаль, шулай ук медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган шәхси медицина оешмаларында да алырга мөмкин. Даруларга түләгәндә салым акчасын алу өчен мәҗбүри документ булып 107-1/у формасындагы рецепт бланкының оригиналы тора.

Әгәр медицина хезмәте яки дару препаратлары салым түләүче тарафыннан ата-аналар яки балалар өчен түләнгән икән, социаль тотып калынган акчаны алу өчен шулай ук туганлык дәрәҗәсен раслаучы документның күчермәсен (мәсәлән, туу турында таныклык) бирергә кирәк.

Республика гражданнарына теләсә нинди хезмәт күрсәтүне «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша онлайн һәм «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

«Физик затлар өчен шәхси кабинет»ка керү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, ЕСИА ярдәмендә кереп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев